Китапханәче тәкъдим итә

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Гаилә һәм мәктәп" журналын укучыларга тәкъдим итә. "Гаилә һәм мәктәп" - Казанда 2013 елның августыннан татар телендә нәшер ителүче айлык иҗтимагый -педагогик һәм фәнни-популяр әти-әниләр журналы.

Журнал ата-аналарга, әби-бабайларга, яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт күрергә теләүчеләргә төрле киңәшләр бирә, тәҗрибә уртаклаша һәм белгечләр белән очраштыра.