Ак чәчәктәй гомер

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның тууына 105 елга багышлап, “Ак чәчәктәй гомер” дип аталган әдәби кичә уздырды. Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханәче Раушания Вәлиева таныштырды. Кичәнең икенче өлешендә Алабуга медицина көллияте студентлары “Ак чәчәкләр” фильмының беренче сериясен карадылар. Шулай ук “Ак чәчәктәй гомер” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичәдән студентлар бик канәгать калдылар.