Һәйкәлләрнең үз тарихы

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Һәйкәлләрнең үз тарихы" дип аталган тарихи сәгать уздырды. Ул  драматург Таҗи Гыйззәтнең һәйкәленә багышланды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Т. Гыйззәтнең тормыш юлын, Алабугада яшәгән чоры турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, "Аның дөньясы театр иде..." дигән альбом белән дә таныштылар. 

Әгерҗе үзәгендә, тимерьюл вокзалы мәйданында 2003 елда татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт хәрмәтенә һәйкәл куелды. 

Һәйкәл биек постаментта драматургның бакырдан коелган бьюсты рәвешендә башкарылган. Авторлары - әтиле- уллы Альфред һәм Гадел Әбдерәшитовлар. 

Хәзерге көнгә әлеге  һәйкәл 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында урнашкан.