Яңа елга - яңа китаплар

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 2016 елны уңышлы гына тәмамлап килә. Быел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китаплар белән тулыландырылып торды. Ел дәвамында 764 данә китап алынды. Шулай итеп безнең бүлектә китаплар саны 20 меңнән артып китте.

Әле яңа ел алдыннан гына  китапханәгә  100 артык  татар  телендә  китап  кайтты. Бәйрәм көннәрендә яңа китап белән эшләү үзе бер сөенеч. Алар арасында матур әдәбият, шигърият, сәнгать һәм тарих сөючеләр өчен дә китаплар бар.

“Яңа елга яңа китап белән!” дип аталган күргәзмәдә төрле темага китаплар табарга була. 2016 елда  татар дөньясы  бөек Тукаебызның тууына 130 елны билгеләп үтте. Шул уңайдан   “Шәхесләребез” сериясендә  “Тукай – ядкярләрдә” дип аталган ике томлык җыентык  басылып чыкты. Җыентыкларда татар халык шагыйре Г.Тукайның туганнарының, замандашларының, дусларының һәм танышларының кулъязмадасакланып калган, үз вакытында төрле матбугатта  дөнья күргән истәлекләре, мәкаләләре  тупланган.Аларның күбесе укучы игътибарына беренче мәртәбә тәкъдим ителә.

“Шәхесләребез” сериясендә шулай ук татар халкының күренекле шәхесе- драматург, прозаик, Татарстан парламенты депутаты, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеген яктырткан китап дөнья күрде. Җыентыкка аның аерым публицистик  әсәрләре, иҗаты турында галимнәр, әдәбиятчылар, театр белгечләре тарафыннан язылган хезмәтләр, шулай ук Туфан Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган фотолар тупланган.

Бөек Җиңүгә багышлап китаплар чыгуы дәвам итә. Үзебезнең якташ язучыбыз Фирдәвес Хуҗинның “Без белмәгән сугыш” һәм “Күкләр шаһит” китаплары басылып чыкты. “Без белмәгән сугыш” документаль бәяны сугышның башыннан ахырына кадәр төрле фронтларда кан койган, өч мәртәбә яраланып исән калган һәм туган ягына әйләнеп кайткан фронтовик – Мирзәхмәт Муллахмәт улы Муллахмәтов турында  язма.

“Күкләр шаһит” китабы  Татарстанның Апас районы Түбән Барыш авылында туып үскән сугыш ветераны, ерак араларга очучы бомбардировщикның укчы-радисты Хәлимов Габделхак Хәлим улына багышлана. Әлеге китапларны укучыларыбыз бик кызыксынып укыйлар.

Шулай ук китапханәгә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә караган сигез фронтовик язучының иҗатлары тупланган “Соңгы һөҗүм” китабы кайтты. Рәис Зариповның “Шанлы еллар авазы” китабы да Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре , татар милләтеннән чыккан хәрби эшлеклеләргә багышланган.

Китапханәгә шулай ук “Серле Казан” , “Раифа”, “Татар сәяхәтнамәләре” , Гөлназ  Шәйхинең “Сыналганнар сынатмый”, Гоман Гомәрнең “Даһилар мөнбәре”, Фәүзия Бәйрәмованың “Ана”, Вахит Имамовның “Сөләйман солтан”, Фоат Садриевның “Дәверләр аһәңе”, Рәфкать Кәраминең “Кая чабасың, гомер юртагы?”, Мидхәт Садыйковның “Түзәргә туры килә”, Фәтхулла Абдуллинның “Чүл бүресе”  һ.б бик күп китаплар кайтты.

Татар сәнгате безнең тарихыбызда зур урын алып тора. Халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакировка 80 яшь тулуга багышлап “Илһам Шакиров.80 яшь” дигән китап дөнья күрде. Җырчының сигез буын бабалары, әти-әнисе, үзенең тәрҗемәи хәле, иҗатының төрле чорлары турында мәгълүмат, тормыш юлы һәи иҗатына багышланган фотолар тупланган. Татарстанның атказанган опера җырчысы Шафика Котдусова белән татар һәм башкорт халкының яраткан җырчысы Фәридә Кудашеваның тормыш  һәм иҗат юллары тасвирланган китаплар да басылып чыкты.

Шигърият сөюче дусларыбыз Мөхәммәт Мирзаның “Елганың аргы ягында”, Гөлгенә Кәримованың “Үзем таптым. Үзем югалттым”, “Әнәс Хәсәновның “Узыгыз күңел түремә”, Разил Вәлиевның “Мәхәббәт һәм нәфрәт” шигъри җыентыклары белән таныша ала.

Драматургларыбыз Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек”, Данил  Салиховның “Комедияләр”, Альберт Гаделнең “Кырлай кызы Айсылу”  китаплары укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

Мәхәббәт, авыл язмышы, хәзерге тормыш вакыйгалары турында укырга яратучыларга Гөлсинә Галимуллинаның “Карлы миләш тәме”, “Томанлы төн”, “Җиләкле тау сере”, Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә”, Рәмзия Габделхакованың “Нишләттегез Гөлкәйне?!”, Таңчулпан Гарипованың “Асыл ташлы муенса”, Илүзә Нәбиуллинаның “Сыңар канат”, Вакыйф Нуруллинның “Ул яшәргә тиеш иде” һ.б. бик күп китапларны тәкъдим итәбез. “Яңа елга яңа китап белән!” китап күргәзмәсе сезгә ошар дип уйлыйбыз. Китапханәгә рәхим итегез.

 

 

   Вәлиева Раушания