"Истәлекле бүләкләр"

Алабуга Үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесенең муниципаль сайлап алу туры узды. 

Йомгаклау чарасында тантаналы рәвештә конкурсның муниципаль туры Лауреатларына I, II, III дәрәҗә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләрне җиңүчеләргә  Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова, якташ язучыбыз, журналист Фирдәвес Хуҗа улы Хуҗин тапшырды.