Алабугада «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби конкурсының муниципаль сайлап алу туры

Бүген Үзәк китапханәдә «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби конкурсының муниципаль сайлап алу туры узды. Конкурс ел саен сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя.

Бәйгене оештыручылар – АМР башкарма комитеты, «Бөтендөнья татар конгрессы» муниципаль иҗтимагый оешмасы, АМР башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:

«Муса Җәлил татар телендә»;

«Муса Җәлил рус телендә»;

 «Муса Җәлил дөнья халыклары телләрендә»;

«Фронтовиклар татар телендә»;

 «Фронтовиклар рус телендә»;

«Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару»;

«Җәлиллеләр».

Йомгаклау чарасында тантаналы рәвештә конкурсның муниципаль туры Лауреатларына I, II, III дәрәҗә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Концерт программасы конкурсантларның шигырьләрен укудан гыйбарәт иде, шулай ук жюри әгъзалары «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсының муниципаль сайлап алу турында җиңүчеләр өчен музыкаль котлаулар башкарды.

Муниципаль этапның барлык җиңүчеләре Татарстан Республикасы муниципаль районнары (Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач) арасында «Кукмара зонасы» зона турында катнашачаклар.

Бәйгегә 7 төрле яшь категориясе буенча Муса Җәлилнең шигырьләрен укыган 183 видеоролик тәкъдим ителде: рус телендә – 117, татар телендә – 60, инглиз телендә – 6.