"Кояш томанны тарата"

10 ноябрь көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язучы, фольклорчы Эдуард Касыймов тууына 90 ел тулу уңаеннан "Кояш томанны тарата" дип аталган әдәби сәгать оештырды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. 

Китапханәче юбилярның тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы мәгълүмат бирде. Китаплары белән якыннан таныштырды.