“Җәлил укулары” III Халыкара әдәби бәйгесенең муниципаль сайлап алу туры

9 нчы ноябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында “Җәлил укулары”  III Халыкара әдәби бәйгесенең муниципаль сайлап алу турының беренче этабы узды.  Жюри әгъзалары: язучы, журналист Ф. Х. Хуҗин, Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  Н. К. Закирова, Үзәкләштерелгән клублар системасы методисты Н.Н. Тихонюк, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Э. М. Әхмәтҗанова, АМР ның татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Г.Н. Фатыйхова җибәрелгән видео һәм заявкаларны карап бәя бирде.  

Халыкара әдәби бәйгегә барлыгы 155 эш кабул ителде. Бүген “Җәлил татар телендә”, “Җәлил дөнья халыклары телендә”, “Фронтовиклар рус телендә”, “Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару” номинацияләре каралды.  Бәйгедә 3 яшьтән алып 65 яшькә кадәр китап укучылар катнашты.

Сайлап алынган иң яхшы шигырь укучылар 12 нче ноябрь көнне китапханәнең уку залында чыгыш ясаячак.

Иртәгә жюри эшен дәвам итеп, “Җәлил рус телендә” номинациясенә бәя бирәчәк.