“Конституция – хокукый дәүләтнең нигезе”

6 ноябрь – Татартан Конституциясе кабул ителгән көн.

Үзәк китапханәнең уку залында китап күргәзмәсе оештырылды.

Аның беренче өлеше ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Монда республикабызның тарихын, икътисадын, сәясәтен, мәдәниятен чагылдырган китаплар урын алды. Күргәзмәнең икенче өлеше Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ясалды. Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә  Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Бу дата республикабыз өчен биз зур әһәмияткә ия – әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды.

Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә.