Яшьлек еллары хатирәләре

21 октябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсендә “Илһам чишмәсе” клубының  чираттагы утырышы узды. Әлеге чараның кунагы – Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Хашия Тимерхан кызы Төхбәтуллина. “Яшьлек еллары хатирәләре” дип аталган очрашу якташыбызның “Нидер җитми бу күңелгә...” дигән  тәүге китабыy тәгъдир итүгә багышланды.

Хашия Тимерхан кызы тамашачыларга үзенең тормыш юлын сөйләде, иҗаты белән якыннан таныштырды. Тирән эчтәлекле шигырьләре белән сөендерде.  

Хашия Тимерхан кызының шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре “Алабуга нуры”, “Акчарлак” газеталарында, “Мәйдан” журналында басылып килә.  Бүгенге көндә ул “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы, 8 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасе шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова Хашия апаның беренче китабы чыгу белән котлап  язган шигырен укыды. Классташы Нурия Камил кызы Закирова истәлекләре белән уртаклашты, матур теләкләр теләде.

Китап тәгъдир итү кичәсе җылы мөһиттә узды.