"Халыкка якын язучы"

Вакыйф ага Нуруллин - ТАССРның һәм РСФСРның мәдәният эшлеклесе, танылган татар язучысы. Быел язучыга 85 яшь тулды. Ул 1935 елның 1 маенда Татарстаннның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1954-1957 елларда армия хезмәтендә булып кайта. 1957 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда “Совет әдәбияты” журналы редакциясенең тәнкыйть бүлегенә эшкә алына (1961). Соңрак проза бүлеге мөдире була.

Әдәбиятка ул 1960 елларда килеп керә. 1961 елда республика газета һәм журналларында аның беренче әсәрләре дөнья күрә башлый. Әдәбиятка аяк басу белән ул үз укучысын таба, прозаик буларак таныла. “Шинельсез солдатлар” повесте  1968 елда елның иң яхшы әсәре дип табыла.  Әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һәм башка повестьлары дөнья күрә.