“Геройлар эзеннән”

10 сентябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Геройлар эзеннән” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Ул язучы, шагыйрь Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучы беренче курс студентлары катнашты. Китапханәче язучының тормыш юлы, аның иҗаты, китаплары белән таныштырды.

Шамил Рәкыйпов 1929 елның 22 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында укытучы гаиләсендә туа. Үсмерчагы авыр сугыш елларына туры килә.

Шамил аганың беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – очерк, хикәя һәм сәхнә әсәрләре – матбугатта 1956 елдан күренә башлый. Ул – дистәдән артык исемдә бер пәрдәле комелияләр, драмалар, скетчлар яза. Әдип  “Кызлар-йолдызлар”, “Кайда син, Җан?”, “Ак канатлы хатирәләр”, “Геройлар үлмиләр” һ.б. китаплар авторы.

Ш. Рәкыйпов 2005 елның 17 февралендә Казанда вафат була.