“Җәй айларында нәрсә укырга?”

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды шушы көннәрдә генә 233 данә яңа китап белән тулыландырылды. Китапханәдә “Җәй айларында нәрсә укырга?”дип аталган яңа китаплар күргәзмәсе ачылды.

Матур һәм бай эчтәлекле “Республика Татарстан: история и современность» китап-альбомында татар халкының тарихы турында язылган.

Фоторәсемнәр белән бизәлгән “Изге Болгар” китабы 2017 елда Бөек Болгар җирендә Изге Болгар җыены кысаларында үткәрелгән вакыйгалар турында сөйли. Китап рус, татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

И. Зәйниевның “Бәби” һәм А. Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда...” китаплары пьеса яратучы укучыларыбыз өчен кызыклы булачак.

Мәхәббәт, авыл язмышы, хәзерге тормыш вакыйгалары  һ.б. темалар турында укырга яратучыларга Р. Мулланурованың “Җан сөенече”, В. Имамовның “Карабәк. Каенсар”, Х. Камаловның “Каһәр”, Х. Ибраһимның “Бәхетсез җаннар”,  Р. Төхфәтуллинның “Китә казлар”, Л. Әбүдәрованың “Мандариннар” һәм башка бик күп китапларны тәкъдим итәбез.

Шигырь яратучы укучыларыбыз Д. Гыйбадуллинаның “Кайту”,  Х. Назарның “Язмышны язам”,  Ф. Мөслимованың “Каен җылысы”,  Ф. Дәүләтбаевның “Сайрый бер кош”  китапларын укып хозурлана ала.

Болардан башка да бик күп китаплар сезне китапханәдә көтеп кала. Рәхим итегез!