Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

«Мөслимәләр бәйгесе»

18 января библиотекарь Венера Ибниева приняла активное участие в организации «Мөслимәләр бәйгесе». Библиотека представила книжные выставки, музейный уголок и чайный стол.

"День музеев" в библиотеке

18 май - Музейлар көнендә китапханәнең музей бүлмәсендә һәр китап укучыга бер экспонат тарихы сөйләнелде. Китапханәче балаларны чиккән сөлгеләр, ярма яргыч, олыларны сандык һәм көй уйнаткыч турында таныштырды

"День пионерии"

"Пионерия көне" кысаларында 20 май көнне китапханәче Венера Ибниева авылның сугыш чоры балаларын өйләрендә Мостай Кәрим китаплары белән таныштырды. Гүзәлия апа Гайнутдинова "Гомер мизгелләре" китабын кызыксынып укыды.

"Тарих эзләрендә Мәрҗәни"

Дөм-Дөм китапханәсе авылдашларын "Тарих эзләрендә Мәрҗәни" тарихи танышу кичәсенә чакырды. Кичә Халкымның күңел җәүһәрләре музеенда үтте. Китапханәче мәгърифәтченең тарихи хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат бирде, тормыш юлы белән таныштырды.

"Җилләрдә сыналган җилкән"

9 февраль көнне Татар Дөм-Дөм китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 яшьлегенә багышланган "Җилләрдә сыналган җилкән" исемле балалар белән әңгәмә узды.

Шигырь бәйрәме

26 нчы апрель көнне Дөм-Дөм китапханәсендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәме узды

Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган регионара фәнни-тикшерү укулары

Татар Дөм-Дөм авылы китапханәчесе Ибниева Венера Зиннур кызы Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган регионара фәнни-тикшерү укуларының 1нче этап – әзерлек этабында катнашты

Талантлы кеше бар яктан да талантлы

Венера ханым табигате буенча шат күңелле, шаян, жөр сүзле, хәрәкәтчән кеше, авылньң моңлы сандугачы һәм Дөм-Дөмнең Нәҗибә Ихсановасы, дип эйтер идем