"Тарих эзләрендә Мәрҗәни"
Дөм-Дөм китапханәсе авылдашларын "Тарих эзләрендә Мәрҗәни" тарихи танышу кичәсенә чакырды. Кичә Халкымның күңел җәүһәрләре музеенда үтте. Китапханәче мәгърифәтченең тарихи хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат бирде, тормыш юлы белән таныштырды.