Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

История библиотеки

Нократ елгасы буенда табигаты бик бай булган Дөм-Дөм авылы тирә якка нур чәчеп утыра . Авылыбыз тарихына күз салсак, бик тарихи  авылның уртасында 1930 елда глубина дигән бер йорт-җир ашлык амбары булган, шуның яртысында изба-читальный дигән бер бүлмә ачалар, китаплар булмасада кем нәрсә таба шуны укыйлар .Бу вакытта Хаҗиева Кайнәт апа эшли. Китапхәнәне аннан мулла йортына күчерәләр. Ул вакытта Морт авылы район булганлыктан безгә Юраш,Илмәт, Морт  авылларыннан китаплар килгән һәм Махинур апа эшләгән.

1952-1953   елда колхоз идәрәсенең бер ягына китапхәнәне күчерәләр һәм Наимә апа эшли башлый. 1955 елдан Тәгзимә апа эшли башлый 1960 елда безнең  китапханә иң яхшы китапхәнә дигән диплом белән бүләкләнә 1969 елда китапхәнәгә Хабибрахманова Гөлсәрия апа эшли башлый   1984 елда мәдәният йорты артына яңа китапхәнә салалар.Мөдир булып Гимазова Зөбәрҗәт билгеләнә,китапхәнәнең эшен аннан Хуҗина Гөлфирә дәвам итә,        яңадан Хабибрахманова Гөлсәрия апага күчә .Ул эшләгән дәвердә барлыгы 8 мең китап була. 2001елда китапхәнәдә янгын чыгып янып бетә һәм шул елны мәктәп бинасына күчерелә.2005 елның көзендә Гөлсәрия апа лаеклы ялга чыга .Китапхәнә мөдире итеп Ибниева Венера билгеленә.Бүгенгесе көндә китапхәнәдә 7 меңгә якын китап бар. Укучылар саны 200 .Китапхәнәдә укучылар өчен барлык шартларда булдырылган. Уку бүлмәсе ,китаплар фонды,үткәне бик борынгы булган Халкыбызның күңел җәүһәрләре дигән музей эшләп килә, шулай ук хәтер почмагы тарих битләренә күз салырга ярдәм итә.