29 март 2019
Эшче һөнәрләр елы уңае белән 22 марттан китапханәдә "Һөнәре бар үргә йөзәр" дигән күргәзмә эшли башлады. Ул яшүсмерләр өчен һөнәр сайлаганда таяныч булсын дигән маскат белән куелды. Күргәзмәдә төрле һөнәр ияләре язган китаплар да, эшче һөнәрләр турында да әдәби әсәрләр дә, киңәш-күрсәтмә дә , "Ялкын" журналы мәкаләләре дә бар
22 февраль 2019
21 февраль - туган тел көнендә Чувашиле һәм Кавал авылы китапханәчеләре балалар бакчасында фольклор бәйрәме үткәрде. Ул өч өлештән торды: башта балалар өчен фольклор китапларыннан күргәзмә белән таныштырылды, аннан "Бай аучы" әкияте сәхнәләштерелде. соңыннан такмазалар кычкырып укылды. Бәйрәмдә 21 кеше катнашты, шуның 13е балалар иде.
18 февраль 2019
15 февральдә Муса Җәлилне искә алдык. Бу юлы урта сыйныф укучылары өчен викторина формасында үтте. Аңа кадәр алар Р.Мостафинның "Кечкенә Муса турында хикәяләр" китабын укыдылар. Сорауларның яртысы герой-шагыйрьнең биографиясе буенча булса, калганы аның иҗатына кагылышлы иде. Викторина ике укучының М.Җәлил шигырен яттан укуы белән төгәлләнде.
18 февраль 2019
И.А.Крыловның тууына 250 ел тулу уңаеннан, 13 февраль көнне китапханәдә "Күренекле мәсәл осталары" дигән әдәби сәгать узды. катнашкан 6 кешенең 4се мәктәп укучысы булды. чарада күренекле мәсәл остасы И.А.Крыловтан тыш, Л.Толстой, Г.Тукай, М.Гафури мәсәлләренә дә бераз күз салдык. мәсәлнең нинди әсәр икәнен аңлаттык, төрләрен күрсәттек. Мәктәп укучылары укырга мәсәл кергән китаплар алдылар
30 гыйнвар 2019
Театр елын ачып җибәрдек.
16 декабрь 2018
15 декабрь Чәй көнен дә үзебезчә билгеләп үттек. Авылыбызгың фельдшеры М.Х.Загидуллина чәйнең сәламәтлеккә файдалы яклары турында аңлатты: чәйнең туган иле, төрләре, аны пешерү серләре турында сөйләштек. бу турыда мәгълүматны кайсы китаплардан табып булуын белдек.
16 декабрь 2018
Быел дөньякуләм билгеле язучы Ч.Айтматовның тууына 90 ел тулды. 9 декабрь көнне куелган "Инсаният җырчысы" дигән күргәзмәдә язучының китапларыннан тыш газета-журнал мәкаләләренә дә киң урын бирелде
16 декабрь 2018
Инвалилар көненә карата Гакыйль Сәгыйрев иҗаты буенча "Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?" исемле презентация эшләнде. Язучының ике китабы белән таныштырдым. Бу чарада биш укучы катнашты
16 декабрь 2018
Якташыбыз - куренекле драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тулу уңаеннан зурлар өчен китапханәдә 1нче декабрьдә күргәзмә куелды һәм аның буенча "Сәхнәгә җан кертте 2 дигән әңгәмә узды.Атаклы пьесаларыннан куренешләр төшерелгән альбомны укучылар кызыксыну белән карадылар
21 ноябрь 2018
20 ноябрьдә авыл клубында Ш.Галиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан "Ш.Галиев - балалар язучысы" исемле балалар иртэсе булды.
31 август 2018
1 августта кече һәм урта яшьтәге балалар өчен "Кем ул Роберт Миңнуллин?" дигэн күргәзмә куелды.Ул язучының 70 яшьлеге уңаеннан оештырылды һәм анда Р. Миңнуллиннын татарча белән русчага тәрҗемәләре дә урын алды.
18 июль 2018
17 июль көнне "Чиста яр" акциясенә кушылып, Чувашиле күлләренең берсенең яр буен тәртипкә китердек.
11 июль 2018
"Ватаным тарихыннан" сериясеннән зурлар өчен "Тыныч булсын дөньялар" кургәзмәсе Татарстанның Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә керткән өлешен яктырта. Аңа 17 документаль һәм әдәби әсәр куелды. Күргәзмә 10 июльдән эшли.
13 июнь 2018
А.С.Пушкинның туган көненә балалар өчен куелган күргәзмә.
17 май 2018
8 май, "Җиңү язын бүләк иткәннәргә чын күңелдән без баш иябез" дигән әдәби кичәдә 25 кеше катнашты, шуның 2 се тыл ветераны иде.
28 март 2018
24 сеннән язгы каникулда балалар китабы атналыгы башланды . Көн саен нинди дә булса чара уздырыла.
28 март 2018
14 март көнне яшүсмерләр өчен "Туган ягыбызның чәчәк һәм үсемлекләре" дигән экологик дәрес узды. Презентация формасында юкка чыга баручы үсемлекләр, аларны саклау кирәклеге турында сөйләнде.
28 март 2018
13 мартта "Толстой - балаларга" күргәзмәсе куелды. Л.Н.Толстойның балалар өчен 20 китабы курсәтелде.
25 февраль 2018
22 февральдә Г. Исхакый иҗатына карата зурлар өчен "Сүнми торган ялкын" исемле күргәзмә ачылды. Анда язучының 15 томлыгыннан тыш, аның иҗатын яктырткан М. Госманов, Ф. Мусин китаплары, мәкаләләр, Г. Афзал, Ә. Мәхмүдовның әдип турындагы шигырьләре урын алды.
25 февраль 2018
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 5 кеше катнашында китапханәче Галиева, туган тел көне турында кереш сүз сөйләп, Х. Туфанның "Алмаз" шигырен кычкырып уку оештырды.