Театр елы
20сендә театр елы уңаеннан "Бөек ватан сугышы һәм театр" темасына тарихи сәгать булды. Г.Камал театрының сугыш елларындагы репертуары белән таныштык, фоторәсемнәр карадык, сугышта һәлак булган актерларны искә алдык.
20сендә театр елы уңаеннан "Бөек ватан сугышы һәм театр" темасына тарихи сәгать булды. Г.Камал театрының сугыш елларындагы репертуары белән таныштык, фоторәсемнәр карадык, сугышта һәлак булган актерларны искә алдык.
14 сентябрь Абдулла Алиш иҗаты буенча яшүсмерләр өчен "Сатмас егет илен..." исемле батырлык сәгате узды. Төп игътибарны 2018 елда басылган "Тоткынлыктан шигырьләр" китабына юнәлттем. Слайдлар карадык, укучылар шигырьләрен сөйләде.
Клуб белән бергә 12 сентябрь көнне табигать кочагында бәрәңге бәйрәме уздырдык. Һәркем бәрәңгедән тәмле ризык: пәрәмәч, күзикмәк, бәрәңге кәтлите һәм коймагы һәм башкалар пешереп килде.Бәрәңгенең мул уңышына һәрберебез шат!
14 е көнне Зур Кавал мәктәбендә кунакта булдык. Рабит Батулла әсәре буенча куелган "Инсаф" фильмын карадык. Язучының узе һәм актерлар белән аралаштык
Татарстан китап нәшриятына - 100 ел! Шул уңайдан һәр китапханә нәшриятның үзендәге иң борынгы китапларын барлады. Чувашиле китапханәсендәге иң "карт" китап - В,Г,Белинскийның татарчага тәрҗемә ителгән 1948 елгы сайланма әсәрләре. 1950 елгы байтак басмалар да күргәзмәгә куелды
3 сентябрь - ялгызлык белән көрәшү көненә ялгыз кешеләрнең өйләрендә булдык. "Ялгыз чәйнең бер тәме юк..." исеме астында акция формасындагы бу чара вакытында аларның хәлләрен белдек, күчтәнәчләр алып барып чәйләр эчтек. Аларның хәлен белү өчен ялгызлар көнен көтеп тормаска да бит....
Татарстаныбызның юбилеена багышланган күргәзмәләр сериясенең чираттагысы 24 август көнне куелды. "Чәчәк ат, Татарстаным!" күргәзмәсенә республикабыз, Казан, музейлар, аш-суларыбыз һ.б. турында соңгы сыйфатлы китап-альбомнар куелды. Алар бай иллюстрацияләр ярдәмендә Татарстанның уңышларын күзалларга булыша.
20сендә, экологик теманы дәвам итеп, балалар белән "Агачларда кеше ямышлары" дигән эңгәмә уды. Аның өчен сайланган өч китапның икесе татарча иде. Иң уңышлысы - Г.Галиевның "Аю агачлар белән сөйләшә" китабы. Китапларны балаларга тәкъдим иткәч, агачлар темасына бергәләп альбом төзергә килештек.
Экология дәресенең чираттагысы 8 июль көнне болында булды. Клуб белән бергә оештырылган чарада табигатьтә үткәрелгән экскурсияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык, көлгә бәрәңге тәгәрәтеп, самавыр чәе белән сыйландык.
2011 елдан башлап Чувашиле китапханәсендә "Гөлчәчәк" исемле кызыксынучылар клубы эшләп килә. Анда без - хатын-кызлар гөлләр, чәчәкләр үстерү серләренә төшенәбез, тирә-ягыбызны матурларга омтылабыз. Шуна күрә үткәрелгән чараларда еш кына чәчәкләр темасына мөрәҗәгать ителә. Бу күргәзмә - инде икенчесе.
Шәһәрдән каникулга кайткан укучыларны да көтеп калабыз, көчебездән килгәнчә аларга ярдәм итәбез, алар безгә җәен укырга тиешле китаплар исемлеге белән киләләр. Аеруча еш йөрүчеләрне спонсорыбыз биргән матур журналлар белән сөендерәбез
Җәй көннәрендә балалар белән әледән-әле үсемлекләр, хайваннар дөньясы, экология турында әңгәмәләр уздырабыз, экскурсиягә чыгабыз. 20се көнне "Сирәк очрый торган үсемлекләр" темасына экологик дәрес булды. Татарстанның "Кызыл китабы"на мөрәҗәгать иттек, открыткалардан шул үсемлекләрне танырга өйрәндек.
8 июльдә балалар язучысы һәм рәссам Евгений Чарушин иҗатына карата ясалган күргәзмә б
10 июньдә китапханәдә Чәчәкләр көне булды. "Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк" дигән күргәзмәдәге китаплар һәм рәсемнәр, открыткалар белән эшләдек. Балаларның чәчәкләрне танып белүен ачыкладым. Шул темага әкият, хикәя китаплары тәкъдим иттем
хәтер көне көнне кич белән, Хәтер шәме акциясенә кушылып, һәйкәл янына җыелдык. Хәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә шәмнәр кабыздык. Акция дәвамлы булды, сонарак та килеп кушылдылар
Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы тәмамланды. Айлыкның соңгы көнендә - 26сында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен әңгәмә оештырылды. Ул Ф.Яруллинның "Ак үлем" поэмасы буенча үтте. Бу поэманың кайбер урыннарын кычкырып та укыдык. 8 кеше катнашты
8 май көнне Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чара авыл уртасындагы һәйкәл янында узды. "Сугышның ачы җилләре" дигән бу искә алу бәйрәмендә авылыбыз өлкәннәре һәм укучылардан тыш кунаклар һәм авыл җирлеге башлыгы катнашты
Апрель аенда китапханәдә Н.В.Гогольнең туыына 210 ел тулуга карата эшләнгән "Он раскрыл нам нас самих" исемле күргәзмә куелды. Анда язучының 1950 елларда басылган китаплары, татарчага тәрҗемәләре белән дә танышырга мөмкин.
27 мартта Бөтендөнья театр көненә карата клубта зурлар һәм яшьләр өчен сәнгать дәресе үткәрелде. Соңгы елларда китапханәгә театр әһелләре турындагы күпсанлы сыйфатлы китаплардан төзелгән күргәзмәгә дә күзәтү ясалды
24 март көнне клуб янына Карга боткасына җыелдык. Ел да клуб белән берлектә уздырыла торган бу язгы бәйрәмне олысы-кечесе көтеп ала