Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Яңалык

16 март күргәзмәсе

16 мартта ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата күргәзмәләр сериясенең кенчесе ачылды. Бу юлы анда Г.Галиев, Н.Дәүли, Ә.Давыдов, Ә.Ерикәй, Ә.Еники, М.Җәлил, Я.Зәнкиев, Ш.Зәйни, Ә.Исхак, Р.Ишморат, С.Кальметов әсәрләре һәм портретлары урнаштырылды

Рашат Низами

15енче февраль - сугышчы интернационалистларны искә алу көне дә. Быел 70 яшен билгеләп үтүче Рашат Низаминың шул темага багышлап язылган "Кызыл кар яугач" повесте бар. Әсәрне укыган ике яшүсмер укучы белән 15е көнне шул турыда фикер алыштык. Р.Низаминың яшьләр өчен язылган куп кенә кыыклы әсәрләре бар.

Муса Җәлилнең туган көне

"Татарны дөньяга таныткан герой-шагыйрь" күргәзмәсе 15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне уңаннан оештырылды. Аны икенче төрле "Муса Җәлил образы рәсемнәрдә" дип тә атап булыр иде.Урта яшьтәге укучылар ясаган уңышлы рәсемнәр белән бергә рәссамнарыбыз Х.Якупов, И.Рәфыйков, М.Рәхимов, А.Абзгильдин һәм башкалар ясаган картиналарның репродукцияләре дә урнаштырылды.

"Татарстан яшьләре" газетасы

Матбугат яратучылар арасында иң күп укыла торган Татарстан яшьләре" газетасына 100 яшь тулды. Яшьләрдән бигрәк олылар укый аны. Күптәнге саннарын кайта-кайта укыйлар. Яшьләрне кызыксындыру максаты белән газетаның төп рубрикаларына күзәтү ясадык.

Бөек Ватан сугышына 75 ел уңаеннан оештырылган күргәзмә

Быел - Бөек Җиңүгә - 75, ТАССР төзелүгә - 100 ел. Шул уңайдан оештырылган чараларның беренчесе - "Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре" дигән күргәзмә. Күргәзмәнең эчтәлеге ел буена берничә тапкыр алыштырылачак.

Ленинград блокадасы

27 гыйнвар - Ленинград блокадасын өзгән көн. Шлул уңайдан Мәхмүт Хөсәеннең "Яудашлар" поэмасын кычкырып укыдык. Поэма 1982 елда Ленинградта язылган. Автор үзенең фронтташ дусларын юксына, кыршауда калган шәһәрне яклаган көннәрне искә төшерә. Сугыш кичкән шагыйрьнең китаплары укучыларга тәкъдим ителде

А.П.Чехов

"Удивительные создания чеховского гения" дигән күргәзмә А.П.Чеховның мәктәп балалары өчен басылган китапларыннан төзелде. Күргәзмә 29 гыйнварда куелды.

Салих Сәйдәшев

16 декабрь - Салих Сәйдәшевны искә алу көне. Берничә актив укучы белән Ә.Еникинең компоиторга багышланган "Гөләндәм туташ хатирәсе" китабы буенча фикер алышу үткәрдек. Укучыларга Ә.Еникинең башка әсәрләрен дә тәкъдим иттем.

Харис Якупов

Китапханәдә рәссамнар иҗатын яктырткан күргәзмәләр дә еш куела. Шундыйларның берсе - Харис Якуповның тууына 100 ел тулуга багышланганы - 23 декабрьдә ачылды. Анда картина репродукцияләреннән тыш рәссамның "Фронтовые зарисовки" дигән үз китабы да, иҗатын яктырткан журналлар да урын алды

Яңа елга күргәмә

Декабрь башыннан ук балалар өчен "Волшебной доброй сказкою нам кажется зима" дигән күргәзмә ачылды. Анда күпчелек - кышкы табигать, Яңа ел турындагы русча әдәби әсәрләр. Р.Корбан, С.Сәүбәнова, Мөҗәһит, А.Хәсәнов китаплары да куелды

Дәрдемәнд

23 ноябрьдә зурлар өчен Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) шигъриятенә карата "Дәрдемәнд - шагыйрь - философ" исемле әңгәмә узды. "Агарган кыл" җыентыгыннан фәлсәфи шигырьләре белән таныштык. "Мәдәни җомга"да Л.Хәмидуллинның мәкаләсе басылды, аны да укырга тәкъдим ителде.

Халкымның күңел бизэкләре

"Халкымның күңел бизәкләрендә чәчәкләр" күргәзмәсенә элекке китапханәче Мотыйгуллина Асия апаның кул эшләре куелды

Шәрәф Мөдәррис

Фронтовик язучы Шәрәф Мөдәрриснең тууына 100 ел тулды. Аның кечкенәләр өчен "Яшәү көче" дигән әкият-поэмасы бар. Авыл, хезмәт, уңыш җыю турындагы китап бик матур иллюстрацияләре белән үзенә җәлеп итә. Шул әсәр буенча рәсем конкурсы үткәрдек. 4 бала яшелчә рәсемнәре ясадылар.

Рәис Саттаров

Без - якын-тирә китапханәчеләр, 26 нчы октябрь көнне Юртыш клубында Рәис Саттаров китабын тәкъдир итү кичәсендә катнаштык. Кичә ахырында автор үзенең яңа басылган "И Раббым, үзеңә тапшырдым..." китабын китапханәчеләргә бүләк итеп бирде. Туган якны өйрәнү юнәлешендәге бу басманы теләгән кеше укый ала.

Репрессия корбаннарын искә алу

ТАССРның 100 еллыгына чираттагы күргәзмә "Ватаным тарихыннан" сериясеннән "Тарихның дәһшәтле җилләре" дип исемләнде. 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Күргәзмәбез дә шул турыда

Наркотикларга "ЮК" дип әйт!

21-25 октябрьдә районда "Наркотикларга "ЮК" дип әйт!" акциясе узды. Укучыларга наркотикларның зыяны турында мәгълүмат бирү, шул турыда әдәбиятны укуга җәлеп итү максаты белән китапанәдә тематик күргәзмә куелды. Әлбәттә, күргәзмә акция тәмамлангач та торачак әле.

Өлкәннәр көне

1 октябрь - Өлкәннәр көнендә китапханәдә кече яшьтәгеләр өчен "Өлкәннәрне хөрмәтлик" дигән шәфкатьлелек дәресе үтте. Аннан сон бергәләп авылыбыз өлкәннәренә бәйрәм күчтәнәче - пакетлар өләшергә таралдык.