22 декабрь 2015
Районыбызнын 85 еллыгы, Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, Район мәдәният йортында якташ язучылар белән очрашу кичәсенә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, татар теле, әдәбияты укытучылары, әдәбият, сәнгать сөючеләре җыелды.
13 декабрь 2015
12 декабрьдә Россия Федерциясенең дәүләт бәйрәме – Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә “Дәүләт – ул без!” исемле парламент уен оештырылды. Чарада Арчаның беренче номерлы урта мәктәбенең 8нче “В” сыйныф укучылары катнашты.
10 декабрь 2015
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бүген бу бик җитди мәсьәлә булып тора.
10 декабрь 2015
9 декабрьдә Ватаныбызда Батырлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә гуманитар-техник техникумның 2 курс студентлары өчен “Җирдә тынычлык хакына” дигән батырлык дәресе узды.
02 декабрь 2015
Инвалидлар декадасы уңаеннан абонемент залында “Без һәрвакыт сезнең белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм компьютер презентациясе куелды.
29 ноябрь 2015
27 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсенең уку залында Әниләр көне уңаеннан “Һәр язмышның тормышында иң беренче һәм кадерле сүз – Әни!” исемле бәйрәм кичәсе узды.
26 ноябрь 2015
26 ноябрь – Бөтендөнья мәгълүмәт көне. Бу көн 1994 елдан башлап билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә гуманитар-техник техникум студентлары өчен “Мәгълүмат дулкынында” исемле чара оештырылды.
24 ноябрь 2015
20 ноябрь – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне. Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Арча радиосыннан кеше организмына начар гадәтләрнең тискәре йогынтысы турында “Сәламәтлекне яшьтән саклыйк” дип исемләнгән чыгыш ясады.
24 ноябрь 2015
16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне уңаеннан, Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Бердәм, тату булып яшик!” дип исемләнгән белешмә танып белү сәгате узды.
24 ноябрь 2015
1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәр бүлегендә наркомания һәм СПИДка каршы профилактик марафон үткәрелде.
12 ноябрь 2015
10 ноябрьдә Арча үзәк китапханәсендә Арча педагогия көллиятенең I “Д” курс студентлары белән “Россиянең интеллектуаль символы” исемле чираттагы китапханә дәресе узды. Дәреснең төп максаты – балаларны белешмә-библиографик фондтан файдаланырга өйрәтү.
05 ноябрь 2015
Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәр бүлегендә Бөтенроссия күләмендә игълан ителгән “Сәнгать киче” кысаларында сүз “Матурлык һәм сәламәтлек” турында барды. Кичәнең кунаклары: “Сибирское здоровье» корпорациясе хезмәткәрләре, китапханәбезнең иң актив укучылары һәм китапханәчеләр иде.
03 ноябрь 2015
Үзәк китапханәнең абонемент залында “Бу китапларны безгә укучы бүләк итте” дигән исем астында әдәби һәм фәнни-популяр әдәбият тупланган күргәзмәлек ачылды.
03 ноябрь 2015
4 ноябрь көне – Халыклар бердәмлеге көне. Бәйрәм уңаеннан, 3 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә “Бердәмлек һәм теләктәшлек иле” исемле телдән журнал үткәрелде.
30 октябрь 2015
30 октябрь көнне сәгать 12.00 Арча үзәк китапханәсендә яшүсмерләр белән “Игътибар: яшүсмер!” исемле проблемалы сораулар сәгате булып узды.
27 октябрь 2015
22 октябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Китап бәйрәме” узды. Бәйрәмнең кунаклары: “Татарстан китап нәшрияты” хезмәткәрләре – язучы Җамалетдинова Ф., дәреслек авторлары – Ягъфәрова Р.Х., Харисова И.М., Ялалова Ч., “Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире Закирова Э.
23 октябрь 2015
22 октябрьдә Арча үзәк китапханәсенең уку залында чираттагы китапханә дәресләре булып узды. Китапханә белән танышуга Арча педагогия көллиятенең 1 “А” группасы студентлары чакырылды.
16 октябрь 2015
14 октябрьдә Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Вдохновение” клубы кысаларында “Тебе, о Родина, сложил я песню ту” исемле әдәби-шигъри композиция булып узды. Кичә бөек рус шагыйре С.А.Есенинның 120-еллыгына багышланды. Кичәнең кунаклары - Арча 2-нче номерлы урта мәктәбенең 9 ”В” сыйныф укучылары иде.
16 октябрь 2015
16 октябрь көнне Арча үзәк китапханәсенең абонемент залында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилеена багышланган китап күргәзмәсе ачылды.
15 октябрь 2015
14 октябрьдә “ИНЭЦ” клубы кысаларында Арча үзәк китапханәсендә “Өйрәнәбез һәм саклыйбыз” исемле экологик бәйге булып узды. Биредә Арчаның 2-нче номерлы урта мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучылары көч сынашты. Ярыш бүгенге көннең актуаль проблемаларының берсе - экологик темага багышланды.