Центральная библиотека

Яңалык

Әдәби очрашулар

14 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүче бер төркем һәвәскәр язучылар, тәҗрибә уртаклашу өчен, Биектау район үзәк китапханәсенә кунакка бардылар.

Әдәби очрашулар

14 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүче бер төркем һәвәскәр язучылар, тәҗрибә уртаклашу өчен, Биектау район үзәк китапханәсенә кунакка бардылар.

“Китапханә –җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге”

12 октябрьдә Арча үзәк китапханәсендә Г.Тукай исемендәге педагогия көллиятенең музыка бүлеге студентлары өчен “Китапханә –җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге” исемле китапханә дәресе узды.

“Сөмбелә” бәйрәме

10 октябрь көнне Арча мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде.

“Китапханә –җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге”

7 октябрьдә Арча үзәк китапханәсендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 "Д" курс студентлары өчен “Китапханә – җәмгыятьнең мәгълүмат үзәге” исемле китапханә дәресе узды.

«Ак калфакның табылган чагы...»

6 октябрь көнне Үзәк китапханәдә өлкәннәр декадасы һәм районыбызда “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшен оештыру һәм җанландырып җибәрү максатыннан, “Ак калфакның табылган чагы...” исемле әдәби-тарихи кичә узды.

“Якты эзе, җылы сүзе калды”

15 сентябрь көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә районыбызның талантлы яшьләренә якташыбыз, Халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия бирү тантанасы узды.

“Яшьләр тынычлык ягында”

1 сентябрь көнне Арча Үзәк китапханәсенең уку залында Терроризмга каршы көрәш көне кысаларында Беслан корбаннарына багышланган “Яшьләр тынычлык ягында” исемле хәтер сәгате узды. Чарада Арча беренче номерлы урта гомумбелем мәктәбенең сигезенче һәм унынчы сыйныф укучылары катнашты.

Әдәби мәйдан “Мин гашыйкмын сиңа, туган як!”

31 август көнне Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Казансу елгасы буенда “Казан Су” ял паркы ачылу тантанасында “Мин гашыйкмын сиңа, туган як!” исемле “Әдәби мәйдан” оештырдылар.

“Йөрәктән – йөрәккә”

22 август көнне Арча Үзәк китапханәсендә “Каурый каләм” әдәби – иҗат берләшмәсе кунагы - рус шагыйрәсе Ольга Борисовна Полторецкая белән “Йөрәктән – йөрәккә” исемле әдәби очрашу булып узды.

Әдәби мәйдан “Бар уем кичен-көндезен, сезнең хакта милләтем...”

19 август көнне “Көнбатыш” территориаль – җәмәгатьчелек үзидарәсе территориясендә “Будь в команде Татарстана” Спартакиадасы кысаларында, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Бар уем кичен – көндезен, сезнең хакта милләтем...” исеме астында “Әдәби мәйдан” узды.

Әдәби мәйдан “Бар уем кичен-көндезен, сезнең хакта милләтем...”

13 август көнне “Көньяк” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе территориясендә халкыбызның Бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Бар уем кичен-көндезен, сезнең хакта милләтем...” дип исемләнгән “Әдәби мәйдан” узды.

"Татарстан командасы" марафоны - Арча үзәк китапханә командасы

1 нче август көнне Арча үзәк китапханәсе “Команда Татарстана” марафонында катнашты. Велосипед ярышында, сәламәтлекләренә битараф булмаган, спорт белән дус кешеләр узышты. Алар бик рәхәтләнеп, бирелгән маршрут буенча Арча шәһәрен иңләп кайттылар.

“Мәгърифәт нуры ачар...”

27 июнь көнне Арча Үзәк китапханәсенең уку залында якташыбыз, күренекле галим, мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиның тууына 240 ел тулуга багышланган “Мәгърифәт нуры ачар...” исемле истәлек-кичә узды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Яшәү яме” һәм “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче ветераннар чакырылды.

“Бөек еллар каршында баш иябез”

26 апрель көнне Җиңү паркында Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Бөек еллар каршында баш иябез” исемле “Әдәби мәйдан” уздырды. Чара Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланды.

«Всему начало — отчий дом»

18 майда Халыкара Гаилә көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә «Всему начало — отчий дом» исемле әхлак сәгате узды.