Центральная библиотека

Яңалык

«Онытылмас сугыш еллары»

9 май көнне Арча үзәк китапханәсе каршында Бөек Җиңүгә багышланган «Онытылмас сугыш еллары» исемле әдәби-музыкаль кичә узды.

“Тукаебыз белән көчлебез!”

26 апрель – халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнендә, район Үзәк китапханәсендә “Тукаебыз белән көчлебез!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

“Исем – нәселнең йөзе, байрагы!”

4 апрель көнне “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге кысаларында район Үзәк китапханәсендә “Исем – нәселнең йөзе, байрагы!” исемле әдәби-тарихи кичә узды.

“Яулык - күңел пакьлеге, яулык – йөзнең аклыгы”

2 мартта Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җирле бүлеге кысаларында “Яулык-күңел пакьлеге, яулык-йөзнең аклыгы” дип исемләнгән әдәби-тарихи кичә узды.

«Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте бирелгәндер Сезгә тумыштан...»

25 гыйнвар көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда районыбызның хөрмәткә лаек кешесе, әдәбиятка һәм сәнгатькә чын күңеленнән гашыйк якташыбыз, ветеран-педагог Зыятов Фәрхат Гани улының «Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте бирелгәндер Сезгә тумыштан...» исемле юбилей кичәсе узды.

“Уңышлар юлдаш булсын!”

1 декабрь көнне Арча үзәк китапханәсенең уку залында, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе кысаларында, һәвәскәр шагыйрә Язилә Баһаветдинованың 60 яшь тулу уңаеннан, “Уңышлар юлдаш булсын!” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

"Игелекләр кылып яшик"

17 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсе уку залына, «Ак таяк» көне уңаеннан, район Сукырлар оешмасы әгъзалары түгәрәк өстәл артына җыелды.

“Чиста экология – сәламәт гомер”

28 октябрь көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Сулыкларны саклау елы уңаеннан, “Чиста экология – сәламәт гомер” дигән телдән журнал үткәрделәр.

“Табигатен саклаган – илен саклар”

20 октябрьдә Үзәк китапханәнең уку залында Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең беренче курс студентлары “Табигатен саклаган – илен саклар” исемле түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар.

Әдәби очрашулар

20 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүче бер төркем шагыйрьләр Әтнә районына тәҗрибә уртаклашырга бардылар.

Әдәби очрашулар

19 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүче һәвәскәр язучылар, тәҗрибә уртаклашу өчен, Кукмара районы үзәк китапханәсенә кунакка бардылар.