Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Яңалык

"Пар канатлар җылысы." Китап күргәзмәсе.

Күргәзмәдә гаилә темасына китаплар тупланган һәм авылыбызда пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер- берсен хөрмәт итеп яшәүче гаиләләр турында белергә була.

"Бизәкләрдә халкым тарихы!" Әдәби фикерләшү сәгате.

Укучыларны татарлар халкының сәнгате, милли татар орнаменты белән таныштыру,орнаментның мәгънәсен ачыклау, аның үзенчәлеге белән таныштыру.Милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру.Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген аңлату.

"Әфганстан- йөрәк ярасы!"

15 нче февраль көнне, гомеренең иң матур вакытында һәлак булган авылдашыбыз Әһлиуллин Васыйлның каберенә венок куйдык.

"Язмышларга буйсынмас җаннар".

Укучыларны Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру, әкиятләренә һәм шигырьләренә мәхәббәт уяту, рәсемнәренә соклану тәрбияләү.

Район конкурсы "Ир солтаны."

Бәйрәм программасы 3 өлештән торды.1.Ир- егетләр ярдәм итүче төркем катнашында үзләре белән таныштырды, үзләрен һәр яктан ачып бирделәр.Тулы мәгълүмат белән,презентация күрсәтеп таныштырды.2.Видеоматериаллар ярдәмендә үзенең нәрсә белән шөгыльләнүен күрсәтте.3.Моңа кадәр үз эчендә сер итеп саклап килгән гадәти булмаган сыйфатын күрсәтте.