4 март көнне мәдәният хезмәткәрләре белән Пөшәңгәр күпфункцияле үзәктә, 8 март Халыкара хатын- кызлар көненә багышлап "Гаиләнең нуры, җаны, тормышыбызның тоткасы хатын- кыз"- исемле әдәби- музыкаль кичә булды.
Табигатьне саклау, тирә- якны яшелләндерү, агачлар утырту.
Ватанга мәхәббәт, Ватан сакчыларына хөрмәт, илгә хезмәт итүгә омтылыш, патриотик хисләр тәрбияләү.
1.Әфган сугышы турында таныштыру.2.Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир- егетләрне искә алу.3.Укучыларда әти- абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү,укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф- гадәтләре, йолалары белән таныштыру.
Укучыларны беренче илбашыбыз Минтимер Шәймиев белән таныштыру.
Разил Вәлиев тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу,шагыйрь белән горурлану хисе уяту,халык язучылары иҗатына,туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Укучыларның каникул ялларын күңелле итеп уздыру.
Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан шигырьләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Яңа 2017 ел Әтәч елын күңелле,матур итеп каршылау.
Фәкать геройларның данлыклы үткәненә нигезләнеп кенә без үсеп килүче буында ватаныбызга мәхәббәт тәрбияли һәм илебезне ышанычлы кулларга тапшыруыбызга ышана алабыз.
Инвалидларга һәрчак шәфкатьле, мәрхәмәтле булыйк, яхшылык эшлик.Ә бит Аллаһы Тәгалә авыру кешеләрне башкалар гыйбрәт алсын дип яраткан.Үзләре әйтүенчә, физик мөмкинлеге чикле кешегә кайчак хәтта бер елмаеп карау да җитә.
4 нче декабрь көнне Апаз авылында "Хәрәкәттә- бәрәкәт!"девизы астында авыл җирлекләре арасында оештырылган мәдәни - спорт чаралары белән үрелеп барган авыл бәйрәме булды.
Инвалидлар өчен күңелле ял оештыру, инвалидларның үзләрен дә сәхнәдә чыгыш ясату.
Балаларда әниләргә карата кадер - хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, әниләрне күңелле ял иттерү.
Кино төшерүнең бик озак һәм мәшәкатьле икәнен белдек.
Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, халкыбызның гореф- гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Наркотиклар зыяны турында кино күрсәттек.
Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, яшелчә, җиләк- җимешләрнең файдалы икәнлегенә төшендерү, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү.
Өлкәннәргә ихтирам, игътибар тәрбияләү.