Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Яңалык

"Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә." (Хәтер һәм кайгы көне) Патриотик хәтер сәгате.

1941 елның 22 нче июне.Россия тарихында онытылмаслык авыр көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды.Ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне ачык хәтерли.Бөек Ватан сугышында бик күп солдат яу кырында ятып калган.

"Милли хәзинәбез- Сабантуй!" Хезмәт бәйрәме.

Сабантуй- чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс- төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.

"Җырлы- моңлы балачак!" Спорт бәйрәме.

1 июнь - балаларны яклау көне.Җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме.Шуңа да балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора.

Бәйрәм парады.

Арча шәһәрендә уздырылган бәйрәм парадында катнаштык.

"Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!" Обелиск янында тантаналы митинг һәм ветераннарга бәйрәм кичәсе.

Еллар уза, безгә үз гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә җиңү яулап биргән ветераннар сафы сирәгәя бара. Исән булганнары да өйдән бик чыгып йөри алмый. Бөек Җиңү һәм аны яулап алган батырларны без беркайчан да онытырга тиеш түгел.