Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Яңалык

"Китап туу тарихы." Китапханә дәресе.

Укучыларга китапның барлыкка килү тарихы турында кыскача мәгълүмат бирү, китапның кеше тормышындагы ролен, әһәмиятен аңлату, китап укуга кызыксыну уяту, тел байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү. Китапка мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

"Интернет дусмы, дошманмы?" Информация сәгате.

Интернет куллануның кагыйдәләре белән таныштыру, интернет челтәрен күзаллауны киңәйтү, үз эшеңә җаваплы карау, аралашу тәртибен формалаштыру, интернет челтәре куркынычсызлыгы белән таныштыру.

"Күңелле бәйрәм- Яңа ел!"

25 декабрь һәм 27 декабрь көннәрендә Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәгендә Яңа ел бәйрәме булып узды.

Әкият. "Өч дуңгыз әкияте."

Укучыларда дуслык, ярдәмләшү, татулык, эш сөючәнлек, зиһен белән эш итү кебек сыйфатлар тәрбияләү.