Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Яңалык

”Тукай иҗатында табигать “

Күкчә –Бирәзә авыл китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә ,1-5 сыйныф укучылары белән ,бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көненә багышлап ”Тукай иҗатында табигать “ исемле шигырь бәйрәме үткәрде.

"Синең тормышың- синең сайлау!"

"Синең сайлавың" оператив-профилактика чарасы кысаларында, китапханәдә балигъ булмаган балалар өчен "Синең тормышың- синең сайлау!" темасына профилактик әңгәмә узды.

тату гаилә - матур гаилә

Гаилә елы кысаларында Күкчә – Бирәзә авыл китапханәсендә “ Тату гаилә – матур гаилә “ дигән китап күргәзмәсе төзелде.

“ Гомерем минем моңлы бер җыр иде ”

Күкчә – Бирәзә авыл китапханәсендә герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел уңаеннан ,”Гомерем минем моңлы бер җыр иде “ исемле китап күргәзмәсе эшләнде.

без көчле бердәм халык

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп үтелә.

гомер көзләренә кергәндә

Күкчә-Бирәзә авылы мәчетендә Арча мөхтәсибәтенең укыту эшләре һәм мөслимәләр берлеге җитәкчесе ,Хезмәт ветераны Рая апа Фатхуллина белән очрашу булды

әдәби көз

Күкчә-Бирәзә авыл китапханәсендә “Бәллүр тынлык кылын тибрәтеп,моң агыла көзгә багышлап ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

"Солдатларның батырлыгын исеңдә тот!"

Яшәеш безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән 82 ел ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.

Кояшлы җәй - балачак бәйрәме

1 июнь –Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Күкчә -Бирәзә авылында клуб белән берлектә “Кояшлы җәй – балачак бәйрәме!” исемле күңелле уеннар үткәрелде.

Каһәр суккан сугыш...

30 май көнне Чиканас авылы мәдәният йортында Украинада махсус операциядә хезмәт итүче Зыятов Илһам Зөфәр улы белән очрашу булды.

Милли мәдәният - саекмас чишмә

Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “ муниципаль бюджет учреждениесе оештырган “Милли мәдәният саекмас чишмә” иҗади бәйгесе үткәрелде.

“Табигатьтәге начар күренешләр белән көрәш!”.

Табигатьтәге начар күренешләр белән көрәш! дип исемләнгән девиз астында Күкчә –Бирәзә авыл китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә киң катлам китап укучылар белән табигатьтә экологик дәрес үткәрде

Әбиемнең күңел сандыгы

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру,халкыбызның рухи байлыгына ихтирам,өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Күкчә-Бирәзә авыл клубында “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле әдәби сәгать булды.