Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

"Игелек кылып яшик"

2 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Яралы язмышлар" дигән күргәзмә оештырылды, анда танылган , физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, төшенкелеккә бирелмәгән шагыйрь- язучыларның әсәрләре урын алды. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан китапханәбезнең уку залы кунаклары язмыш тарафыннан кыерсытылган, сәламәтлеген югалткан инвалидлар булды. Алар өчен китапханәдә “Көчле рухлылыр, Сезгә багышлана” дигән исем астында түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр, очрашулар оештырылды. Китапханәгә килгән газета-журналлар

“Китап алсаң кулыңа, Нур сибелер юлыңа” Әдәби викторина

18 август көнне Яңасала авыл китапханәсе яшүсмерләр белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларда китап укуга кызыксындыру уяту, активлаштыру, ижади фикер йөртергә, фикерләрен дәлили белергә, эзләнү, эзләгәнне табу, танып-белү эшчәнлегенә, сәләтле үсешенә юнәлтү, шәхес үстерүгә; китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап-дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б. сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, “Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән чара үткәрд

"Үз хокукларыңны беләсеңме?" Бәхәс сәгате

10 август көнне Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе, Арча муниципаль район кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белән берлектә "Үз хокукларыңны беләсеңме?" дигән темада бәхәс сәгате үткәрде.

“Без терроризмга каршы” танып белү сәгате

Cоңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан 21 июнькөнне Яңасала авыл китапханәсе укучылар белән “Без терроризмга каршы” дигән исем астында танып белү сәгате үткәрде. Һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы бар. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда, нәрсә эшләргә? Ничек бу ситуациядә югалып калм

"Ут шаярганны яратмый!" әңгәмә киңәш

“Ут шаярганны яратмый! (Әңгәмә киңәш) Яңасала авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә “Ут – шаярганны яратмый” дигән исем астында әңгәмә киңәш үткәрде. Балаларга янгын куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләре алып бардык, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен шулай ук янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен исләренә төшердек, файдалы һәм мөһим киңәшләребезне бирдек.

«Георгий тасмасы» акциясе

Хәтер һәм хәрби дан символы булган тасманы бәйләү 9 Май алдыннан традициягә әверелде. Янга-Сала авылында узган җомгада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе узды. Кояшлы аяз көндә мәдәният хезмәткәрләре үтеп баручыларга Георгий тасмаларын тараттылар, сугыш кырында ятып калганнарга, Икенче бөтендөнья сугышы елларында фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт әйттеләр. Акция барышында мәдәният хезмәткәрләре йөзгә якын тасма тараттылар, укучыларга, укытучыларга, авы

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...

18 апрель- Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан без мәдәният хезмәткәрләре,кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы обелиск янына килдек. Һәйкәл тирәсе һәрдаим җыештырылып торса да, яңадан һәйкәл тирәсен тәртипкә китердек.

"Наркомания зыяны" түгәрәк өстәл

Яңасала авыл китапханәсе авыл мәдәният йортында 8-10 нче сыйныф укучылары белән "Наркомания зыяны" дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Бүгенге очрашуда без наркоманиянең кешегә зыяны турында, бу афәт китергән нәтиҗәләр белән таныштык. Наркомания-замана чире.Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш.Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер җавап-ЮК!- дип җавап бирә белегез дигән киңәшләр бирелде.

Һәйкәлләргә юлны онытмыйк! ( Белешмә мәгълүмат сәгате)

18 апрель- Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне дип билгеләп үтелә . Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсе “Һәйкәлләргә юлны онытмыйк” дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче башлангыч сыйныф укучыларын Халыкара һәйкәлләр көне белән таныштырда аннан соң Яңасала авылында урнашкан “Билгесез солдат” һәйкәле белән якыннан таныштык.

"Бер, ике,өч- бездә бетмәс көч!" сәламәтлек сәгате

7 нче апрель "Бөтендөнья Сәламәтлек көне" уңаеннан Яңга-Сала авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә сәламәтлек дәресе үткәрде. “Бер, ике, өч – бездә бетмәс көч!”- дигән сәламәтлек дәресенең максаты балаларда үзләренең сәламәтлекләре турында кызыксыну, бер-берсенә ярдәм итү теләге, бердәмлек тәрбияләү.

“Авылымда җирле үзидарә тарихы" (түгәрәк өстәл)

6 апрель көнне Каенсар авыл клубында “Авылымда җирле үзидарә тарихы” дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуга Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. , әйдәп баручы белгеч Тимриева Т.М. чакырылды. Шулай ук очрашуыбызга 20 ел авыл Советы секретаре булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гафурова Д.С. һәм 38 ел бухгалтер хезмәтен башкарган Рахмиева Ф.А. катнашты.

“Җирлне үзидарә: кичә, бүген, иртәгә" Очрашу кичәсе

21 апрель Россиядә җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Яңасала мәдәният йортында үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, халкыбызның үткәне белән танышу, аны үзебездән соң килгән буынга җиткерү; газиз туган телебезне саклап калу максатыннан “Җирле үзидарә : кичә, бүген, иртәгә” дигән исем астында очрашу кичәсе оештырдылар. Очрашуга Яңасала авыл Советында эшләп чыккан элекеге хезмәткәрләр чакырылды.

"Сак бул! Язгы боз" профилактик әңгәмә

Кыш озак шатландырса да, боздагы куркынычсызлык турында искәртү алдан ук кирәк. Кызганычка каршы, безнең илдә ел саен күп санда кешеләр үлә, һәм ишегалдында елның нинди вакыты булуы мөһим түгел. Үзеңне һәм башкаларны куркыныч астына куймас өчен, һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. 20 март көнне безнең китапханәдә " Сак бул! Язгы боз"дигән исем астында башлангыч сыйныф укучылары өчен профилактик әңгәмә үтте.

Тән зиннәте – кием, акыл зиннәте- гыйлем! (фольклор дәрес)

23 март көнне Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе каршында оештырылган “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Тән зиннәте- кием, акыл зиннәте- гыйлем!” дигән фольклор дәрес оештырылды.

"Агулы ләззәт" диспут

Каенсар авыл клубында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә авыл яшьләре белән берлектә "Агулы ләззәт" исеме астында диспут үтте.

"Китап - ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик шәп корал" әдәби колейдоскоп

Кече яшьтәге мәктәп балаларында китапка мәхәббәт уяту, китап укуга, матур әдәбият аша тормышта үз-үзләрен дөрес тәрбияле тотарга, чын кешеләр булып яшәргә өйрәтү максатыннан Яңасала авыл китапханәсендә "Китап - ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик шәп корал" әдәби колейдоскоп оештырылды . Чара барышында балалар үзләре укыган һәм аларга аеруча ошаган китаплар турында сөйләделәр. «Зирәкләр, тапкырлар, җитезләр» әдәби викторинасында укучыларны төрле юнәлешләр буенча белемнәрен тикшердек."Китап укучылар

«Язлар матур хатын-кыз белән» бәйрәм кичәсе

6 март көнне Каенсар мәдәният йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар 6 март көнне Каенсар мәдәният йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар матур хатын-кыз белән» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде багышланган «Язлар матур хатын-кыз белән» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде