"Табигать – тиңсез хәзинә" экологик сәгать
Яңга Сала авыл китапханәсендә “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән ачык һавада "Табигать – тиңсез хәзинә" дигән экологик сәгать уздырды.
Яңга Сала авыл китапханәсендә “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән ачык һавада "Табигать – тиңсез хәзинә" дигән экологик сәгать уздырды.
1 апрель-Халыкара кошлар көне. Ел саен алар безгә язны канатларында китерәләр. Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип ышанганнар. Шул уңайдан кар эреп беренче гөрләвекләр ага башлагач кара каргалар килү хөрмәтенә Кенсар авыл клубында ЯнгаСала авыл китапханәсе белән берлектә «Көтә күңелем кошларны, аларның шат җырларын» бәйрәмен оештырдык. “Карга боткасы” пешереп сыйландык.
2 нче март көнне Яңасала авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Табигать безнең саклауга мохтаҗ” дисеме астында экологик түгәрәк өстәл уздырылды.
9март көнне Каенсар авыл клубында Яңасала авыл күчмә китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә "Минем -тату гаиләм" дигән гаилә бәйрәме уздырдык.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Шәфкать" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе "ТР Хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" төбәк проектына кушылып Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йортында "Арча-хезмәт батырлары төбәге" дигән очрашу кичәсе оештырды. Кичәбезнең беренче өлешендә сүзебез Арча районыннан чыккан хатын –кыз Социалистик Хезмәт Геройлары Галимова Д.Х. һәм Габдрахманова С.З. турында презентация карадык, фикерләр алыштык.
Яңасала авыл китапханәсендә 1-4нче сыйныф укучылары өчен «Син хәтер һәм йөрәктә Сталинград» дигән хәтер сәгате үтте. Презентация ярдәмендә укучыларга 1942-1943 еллардагы хроника кадрлары күрсәтелде, шулай ук укучылар тарихи һәйкәлләр: Мамай курганы, «Сталинград сугышы» музей–панорамасы, Павлов йорты белән таныштылар. «Хәл иткеч Сталинград сугышы 1942-1943» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар игътибарына Ю. Бондаревның «Кайнар кар», Гроссман «Тормыш һәм язмыш», С.Алексеевның «Сталинград сугышы»диг
20 гыйнварда Арчаның 7нче урта мәктәбендә”Туган ягым яшел бишек” 1 районара Бәширов укулары булып узды. ЯнгаСала авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Туган як һәм Г. Бәширов" музее укучыларга һәм кунакларга язучының шәхси әйберләреннән төзелгән күргәзмәсе тәкъдим итте. Китапханәче шулай ук жюри составында да катнашты.
9 нчы декабрь -коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Яңасала авыл китапханәсендә "Ак калфак" оешмасы кызлары беләнт түгәрәк өстәл артында "Нәрсә ул коррупция"-дигән темада фикер алыштылар.
Ватан геройлары көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсендә балалар бакчасы нәниләр өчен "Сугыш елларының каһарман балалары" дигән исем астында батырлык сәгате үтте.
3 ноябрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Россиянең көчек бердәмлектә» исемле тарихи мәгълүмат сәгате булып узды.
18 октябрь көнне Яңасала авыл "Ромашка" балалар бакчасында "Бөтерелә сары яфраклар" дигән әдәби мизгел сәхифәсе үтте. Нәни дусларыбыз белән көзге табигать хакында сөйләштек. Көзгә багышланган җырларны искә төшердек, шигырьләр сөйләдек. "Салават күпере" журналында басылган табигать турындагы мәкаләләр, рәсемнәр белән таныштык, сорауларга, табышмакларга бергәләп җаваплар эзләдек. Китапханәгә килгән журналларның яңа саннарына күзәтү ясалды. Очрашубыз бик җанлы, файдалы узды.
Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмэтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Мәхиҗәләл Минҗан кызы Рахмиеванын да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга районыбыз башлыгы урынбасары Алсу Фирд
"Покрау" фольклор кичәбезне 13 октябрь көнне Яңасала авыл мәдәният йорты сәхнәсендә авыл тамашачысына тәкъдим иттек. Фольклор булгач монда борынгы җырлар, уеннар, багулар төн буе дәвам итте. Покрау турында бик күп әйтемнәр, табышмаклар әйтелде. Тамашачы фольклор кичәне җылы кабул итте, бергә кушылып җырлап, биеделәр күңел ачтылар. 14 октябрь көнне Арча район мәдәният йорты сәхнәсендә “Хәтер чылбыры” фольклор фестивалләр бәйгесендә чыгыш ясадык һәм катнашучы Дипломы белән бүләкләндек.
13 октябрь көнне Каенсар авыл клубында Яңасала авыл күчмә китапханәсе белән берлектә “Сугыш тарихы – гаилә тарихларында”- дигән исем астында түгәрәк өстәл артында яшьүсмерләр өчен әңгәмә оештырды. Үзебезнең гаиләдәге истәлекләргә таянып, сугышларның гаиләдә нинди эз калдыруын ачыкладык.
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл китапханәсендә 21 февраль көнне Яңасала “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән “Татар егете- ил бөркете” дигән исем астында батырлык сәгате үтте. Нәни дусларга батырлык турында сөйләнде. Үз чиратында алар үзләредә батырлык турындагы фикерләрен җиткерделәр. Бүгенге кичәдә батырлык турында җырлар яңгырады, шигырьләр укылды.
Яңасала авыл китапханәсендә татар язучысы Нәкыйп Каштановның китабы буенча китап укучылар конференциясе узды. Китапханәнең уку залында язучыга багышланган әдәбиятны карау оештырылды. Конференциягә 1-4 сыйныф укучылары чакырылды. «Бөркеткә сәлам әйтегез» хикәясен укып, барлык катнашучылар да хикәя буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Геройларның нинди сыйфатларга ия булуын, авылдашларының, туганнарының ничек каравын аңа нинди сынаулар үтәргә туры килүе хакында булган сорауларга җаваплар бирделәр. Фикер ал
12 январь көнне Яңасала башлангыч мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары белән якташыбыз, халык язучысы Гомәр ага Бәшировны искә алу кичәсенә җыелдык. Авылыбыз уртасында якташыбыз истәлегенә ачылган "Әдәби бакчага" экскурсиягә бардык. Китапханәче укучыларга язучының тормыш юлы , иҗаты турында кызыклы итеп сөйләде. Гомәр аганың ерак туганы Нурания апа Сафинада укучыларга язучы турындагы булган истәлекле мизгелләр хакында сөйләде. Бүгенге очрашу мавыктыргыч һәм тәрбияви әһәмияткә ия чара булды.
Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Без коррупциягә каршы” дигән исем астында мәгълүмат сәгате үтте. Очрашуда 7-9 сыйныф укучылары актив катнашты. Аларга коррупциянең сәбәпләре, төрләре турында сөйләдек. Илебездә ришвәт хуҗа булмасын, тормышта һәркем тигез хокуклы булсын өчен бүгеннән көрәшергә кирәклеген аңлаттык, киңәшләр бирдек.Очрашуда 15 кеше катнашты, күргәзмәдән 11 китап, газета –журнал материаллары укытылды.
8 декабрь көнне Яңасала китапханәсендә “Ришвәтчелеккә без- “ЮК”-дибез” дигән исем астында күргәзмә –киңәш төзелеп тәкъдим ителде. Киң катлам укучылары арасында “Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше” дигән әңгәмә оештырдык..
2 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Яралы язмышлар" дигән күргәзмә оештырылды, анда танылган , физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, төшенкелеккә бирелмәгән шагыйрь- язучыларның әсәрләре урын алды. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан китапханәбезнең уку залы кунаклары язмыш тарафыннан кыерсытылган, сәламәтлеген югалткан инвалидлар булды. Алар өчен китапханәдә “Көчле рухлылыр, Сезгә багышлана” дигән исем астында түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр, очрашулар оештырылды. Китапханәгә килгән газета-журналлар