Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Яңалык

“ Укы!Бу-кызыклы!”-китап аукционы

29 нчы гыйнвар көнне Яңа Иябаш башлангыч класс укучылары авыл китапханәсендә “ Укы!Бу-кызыклы!”-китап аукционында катнаштылар.

"Су анасы,Шүрәлеләр-безнең дуслар барысы да "

4.01.16 көнне мәктәпкәчә яшьтәге,башлангыч класс балалары белән Су анасы,Шүрәлеләр-безнең дуслар барысы да кичәсе узды.Балаларга өйгә эш бирелде,Г.Тукай әкиятләре буенча рәсем ясап килергә,бу конкурс әле гыйнвар ае дәвамында дәвам ителеп,ай ахырында йомгак ясалачак.Бәйрәм урамда чыршы янында дәвам итте.Бәйрәм,җыр биюләр,шигырьуку б-н уеннар уйнап барды.Соңыннан актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.

“Кыш Бабайның Боз әкияте”

19 декабрь көнендә Арча районында “Кыш Бабайның Боз әкияте”фестиваль конкурсы булды. Беренче тапкыр үткәрелә торган бу чара Яңа Кырлай авылындагы Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясен ачуга багышланды.

“Без коррупциягә каршы”

Яңа Кырлай авылы китапханәчесе 08.12.15 көнне мәктәптә 8,9 класс укучылары ,белән “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән әңгәмә сәгате уздырды.Ришвәтчелек күренешләре,аның килеп чыгышы,аңа каршы ничек көрәшергә?- әңгәмә сәгатенең эчтәлеге шуннан гыйбарәт булды.”

“ Кирәк түгел безгә арзан бәхет”

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 3нче декабрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәчесе “ Кирәк түгел безгә арзан бәхет” әдәби тематик кичәсе уздырды

“Сөй,хөрмәт ит,укы китапны”

30 ноябрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кабирова Әнисә Рашидовна белән берлектә “Сөй,хөрмәт ит,укы китапны”дип исемләнгән китап укучылар конференциясе булып узды.

Без булдырабыз! (Башлангыч класс укучыларына Мәдәни көндәлек тапшыру )

21нче октябрь көнне Яңа Кырлай авылы мәктәбендә башлангыч класс укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнашында башлангыч классларга Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды.

"Тукай укулары "

26 сентябрь көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсе “Әдәби мәйдан” проекты кысаларында һәм “Бөтенрусия ат чабышлары” уңаеннан Яңа Кырлай авылы Сабантуе мәйданында барлык район китапханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре,гомумән авылдашларыбыз,райондашларыбыз өчен үткәрелгән ат чабышлары яратучылар белән очрашты.