Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Яңалык

Күңелле ял итәбез!

13 нче гыйнвар көнне, Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында “Күңелле ял итәбез!” дип исемләнгән урам концерты булып узды.Бу Искечә Яңа елны каршы алуга багышланган кичәдә Тукай ,Яшел һәм Яшьләр урамында яшәүче үзешчәннәр үз осталыкларын күрсәттеләр.

"Яңа ел хикмәтләре”

30 нчы декабрь көнне Яңа Кырлай авылы Мәдәният йортында Яңа ел бал-маскарады үтте.

«Яңа елда кунакта»

22 декабрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә балалар өчен бәйрәм тамашалары башланып китте.

“Изгелекләр кылыйк!”

Инвалидлар декадасы уңаеннан “Изгелекләр кылыйк!” дигән исем астында авылыбызның инвалид балалары өйләренә бардык.

"Сатып алсаң,алданма!"

8нче декабрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә “Таяныч” клубының чираттагы утырышы узды.

“Халыклар дуслыгы-бердәмлек”

Авылыбыз яшьләре һәм кунаклары өчен 4нче ноябрь көнне мәдәният йортында “Халыклар дуслыгы-бердәмлек” дип исемләнгән кичә-презентация узды.

Бездә кунакта:

17 нче октябрь көнне Ленинград өлкәсенең Тосно районы делегациясе авылыбызда кунакта булып китте.

"Әйдә халыкка хезмәткә!",

13 нче октябрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә түгәрәк өстәл артында халыкка электрон хезмәт күрсәтү яңалыклары белән танышу максатыннан "Әйдә халыкка хезмәткә!"чарасы узды.

"Экстремизмга юл юк !"

Сентябрь аенда экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы барды.Шушы уңайдан22 нче сентябрь көнне Арча район китапханәчеләренең чираттагы җыелышы барышында үземнең экстремизм буенча эшләгән эшләрем турында чыгыш ясадым.

2017-экология елы.

16 нчы сентябрь көнне чәчәклекләрне чистарту өмәсенә чыктык.

“Укучының мәдәни көндәлеген” тапшыру

8нче сентябрь көнне Яңа Кырлай авылы мәктәбе башлангыч класс укучыларына мәдәни көндәлекләрен тапшыру тантанасы Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексында үтте

«Балачакта калабыз!»

22нче август көнне Тукай Кырлай китапханәсе тарафыннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йорты каршындагы ял мәйданчыгында «Балачакта калабыз!» дип исемләнгән Әдәби мәйдан уздырылды.

«Бәхетле балачак»

2нче июнь көнне Яңа Кырлай авылы стадионында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Бәхетле балачак» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

«Сөйкемле Шүрәле»

1 нче июнь көнне «Сөйкемле Шүрәле» VIII Халыкара конкурсына йомгак ясалды.