"Җиңү бәйрәме белән!"
9 май - Бөек Җиңү бәйрәме. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнаштык..
9 май - Бөек Җиңү бәйрәме. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнаштык..
"Баш иябез Сезнең алда!"
6 май көнне Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында якташыбыз Арча районы Әзәк авылында дөньяга килеп ,Яңа Кырлай авылы мәктәбендә белем алып, татар артисты, режиссер, драматург, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының актеры, Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелгән Фәнәвил Галиевне искә алу кичәсе узды.
6 май көнне авылыбызга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән килде. Республикабыз Президенты , муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексында,авыл китапханәсендә,мәктәптә булдылар .
22 апрель көнне “Болгар радиосы”ның “Чәк-чәк шоу” иртәнге радиопроекты алып баручылары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Кушлавыч, Өчиле һәм Яңа Кырлай авылларына сәяхәткә чыктылар, “Тукай эзләре буйлап” акциясен оештырдылар.
21апрель көнне Тукай-Кырлай авыл китапханәчесе балалар бакчасында “Тукай иленә сәяхәт” Бөтен Русия акциясе кысаларында чыгыш ясады.
21 апрель көнне Тукай-Кырлай авыл китапханәчесе балалар бакчасында “Тукай иленә сәяхәт” Бөтен Русия акциясе кысаларында чыгыш ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Татарстанда “Су саклау зоналары елы” дип игълан ителде. Су объектларын саклап калу һәм торгызу, су биологик ресурсларын саклау, халык өчен уңайлы шартлар тудыру төп максат булып тора. Шул уңайдан Яңа Кырлай урта мәктәбендә 19 нчы апрель көнне авыл китапханәсе китапханәчесе Әхмәтҗанова Найлә һәм мәдәният хезмәткәре Сунгатуллина Алинә 5-6 нчы класслар өчен “ Иң мөһиме-чиста су ” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
15 нче апрель көнне Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи- әхлакый тәрбия биру, шагыйрьнең әсәрләрен һәм ижатын пропагандалау максатыннан, укытучы
25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу көнне Арча Мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре, китапханәләр, музейлар хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укытучылары катнашында зур тантана булды.
22март көнне “Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда –Тукай эзләрен” дип исемләнгән Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган сәнгать фестиваленә беренче сайлап алу турында җиңүчеләр (Яңа Кишет авылына) бардылар.
Дистәдән артык шигырь китаплары авторы,Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатовага-80 яшь тулу уңаеннан Яңа Кырлай авылы китапханәсендә мәктәп китапханәчесе Мифтахетдинова Фирдания белән берлектә уздырылган “ Тормыш тыныч булсын !” кичәсе узды.
10 март көнне Яңа Кырлай авылы китапханәчесе укытучылар коллективы,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Тукай шигырьләрен укыйм,яратам Тукай моңын!”дип исемләнгән шигърият кичәсе, Г.Тукай әсәрләрен сәнгатьле итеп укучылар конкурсы уздырды.
4 март көнне Яңа Кырлай авылы Мәдәният йортында “Тукайга ияреп”дип исемләнгән яшь иҗатчылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды.”Мәңге сүнмәс йолдыз”китап күргәзмәсе ясалып,кунаклар Бөек шагыйрьнең иҗат җимешләре белән таныштылар.
19.02.16 көнне Яңа Кырлай авылы мәктәбендә язучы якташыбыз Гүзәл Әдһәм белән очрашу кичәсе узды.Бу яшүсмерләр өчен узган чарада авыл китапханәчесе авторның иҗат җимешләреннән китап күргәзмәсе ясап,укучыларны шулар белән таныштырды.
16 нчы февраль көнне Яңа Кырлай авылы мәктәбендә Яңа Кырлай авылы китапханәчесе башлангыч класс укытучылары белән берлектә герой шагыйрь Муса Җәлилгә-110 ел тулу уңаеннан “Моабит дәфтәре”-нинди дәфтәр ул?-әдәби кичәсе уздырды.Кичәдә 22 укучы(2-4 класс укучылары) катнашты.
Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Яңа Иябаш башлангыч класс укытучылары белән берлектә Муса Җәлилгә-110 ел тулу уңаеннан “Әйдә,җырым”шигърият кичәсе уздырды.
5 февраль көнне Мәдәният хезмәткәрләренең 2015 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе булды
29 нчы гыйнвар көнне Яңа Иябаш башлангыч класс укучылары авыл китапханәсендә “ Укы!Бу-кызыклы!”-китап аукционында катнаштылар.
Башлангыч класс укучылары белән “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, Үзе матур гадәтле” әхлак дәресе узды.