Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Яңалык

"Гаилә-бәхет бакчасы" - Тематик кичә

Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары белән генә түгел, ә үзенең китап укучылары белән ямьле, шулар белән матур. 14 май көнне “Гаилә-бәхет бакчасы” исемле гаилә көненә багышланган бик матур кичә узды.

Онытырга һич юк хакыбыз!

8 май көнне Ташкичү авылында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә митинг булып узды.

"Әкият геройлары бездә кунакта" (Г. Тукай)

26 апрель көнне татар халкы бөек Тукаебызның 136 еллык туган көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Ташкичү мәдәният йортына һәм китапханәгә Ташкичү балалар бакачасы балалары чакырылды.

Һәвәскәр бакчачы киңәшләре

Ике өлештән торган “Һәвәскәр бакчачы киңәшләре” исем астындагы кичәбез 5 апрель көнне узды. Бер өлеше авыл китапханәсендә, икенче өлеше мәдәният йорты сәхнәсендә узды.

"Дәү әнидә кунакта"- кулъяулык чигү (мастер класс)

Халкыбызның рухи мирасын сакларга, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүһәрләрен хәзерге буынга җиткерүне максат итеп алып китапханәдә, кулъяулык чигү буенча осталык дәресе узды. Осталык дәресенә Магсумова Гөлфия һәм беренче һәм дүртенче сыйныф кызлары чакырылды.