Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Яңалык

"Икмәк ничек барлыкка килә?" - уңыш бәйрәме

Гадәттәгечә октябрь аенда уңыш бәйрәме уза. Ташкичү авыл китапханәсе Ташкичү балалар бакчасы балаларына “Икмәк ничек барлыкка килә?” исемле, көзге уңыш бәйрәмен уздырды.

"Кияү мунчасы" - Фольклор күренеш

14 октябрь көнне Арча мәдәният йортында, халыкка фольклор иҗаты чыганакларын, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” 6 нче район фольклор фестивале узды.

"Изге теләк, дога белән генә барыр юлларыбыз яктырыр" - әдәби-музыкаль кичә

7 октябрь көнне Ташкичү мәдәният йортында “Изге теләк, дога белән генә барыр юлларыбыз яктырыр” исем астында ике өлештән торган матур кичә узды. Беренче өлеше Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Мәүлид ае буларак, ә икенче өлеше өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды.

"Вакытлы матбугат-заман көзгесе" - вакытлы матбугатка күзәтү.

Хәзерге көндә халкыбыз интернет мөмкинлекләренә карамастан газета, җурналларны яратып укый. Китапханәгә килгән китап укучылар да яңа гына табадан төшкән газета-җурналлар белән даими танышып торалар.

Җиз Самавыр-фольклор фестивале

6 июль көнне Әтнә районы Кышлау авылының тирә-якка шифалы суы белән дан казанган Маһитап чишмәсендә "Җиз самавыр" фестивале үтте. Фестивальгә Мари Иле республикасының Бәрәңге районыннан, Әтнә, Арча, Биектау, Балтач районнарыннан үзешчән ансамбльләр килгән иде.

Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестиваль

20 июль көнне Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестивале узды. Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларга иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында уздырылды.

Шаян кызлар-шук малайлар

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.

"Бизәкләрдә халкым тарихы"

25 май көнне Ташкичү авыл китапханәсендә «Бизәкләрдә халкым тарихы” исем астында кичә-багышлау узды. Кичәгә, китапханәдә эшләп килүче, “Ак калфак” берләшмәсенә йөри торган хатын-кызлар чакырылды.