Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Яңалык

"У войны не женское лицо"

Мәмсә авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннары Гайфиева Сания, Фатыйхова Тәскирә апаларга Ташкичү авыл җирлегенең Яңа ел белән котлау открыткалары.

"Онытырга һич юк хакыбыз!" (9 декабрь-Ватан геройлары көне)

9 декабрь-Ватан геройлары көне буларак билгеләнә. “Онытырга һич юк хакыбыз!” исем астындагы китап күргәзмәсе аша “Кыз-әбиләр” китабына Арча районыннан 242 әбинең исемелеге кертелгән китап белән таныштык.

Салават күперендә кунакта

“Салават күпере” журналы кече яшьтәге балалар өчен атап чыгарыла, һәрбер саны эчтәлеге, бизәлеше белән үзенә тартып, чакырып тора.

“Яңа китап белән танышмы?”

“Яңа китап белән танышмы?” исем астындагы китап күргәзмәсе ярдәмендә, Гөлчирә Нәҗметдинованың яңа китаплары белән таныштык. Авторның кызыклы шигырьләрен яратып укыдык.

“Бергә булыйк, бердәм булыйк”

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган чарада күп милләтле Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгы турында сөйләштек.

"Әбиемдә кунакта"-тәрбия чарасы

Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.