Г.Тукай әсәрләре туган якка мәхәббәт белән сугарылган, аның табигатенә мәхәббәт, туган йортка, туган җиргә, тырыш хезмәтнең кадерен белергә өйрәтә. Балалар әйләнә-тирәдәге мөхит белән Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре буенча таныша.
Кешеләргә элек-электән сайлау хас. Теләсә нинди демократия сайлауга нигезләнгән. Гражданнар партияләрне, лидерларны, яраткан газета-журналлар, үзләренең сәяси позицияләрен һәм башкаларны сайлый.
Җир йөзендә кошларның 10 000 нән артык төре билгеле, ләкин 12-15% ы бөтенләй ачыкланып бетмәгән.
Россия призеденты В.В. Путин тарафыннан 2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде. Кинофильмнар, сериаллар кешелек тарафыннан иң яратып кабул ителгән ял итү чараларының берседер мөгаен. Бу төрдәге сәнгать кече яшьтәге сабыйдан алып олы кешеләргә кадәр бик яхшы таныш.
Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты шагыйрә Клара ханым Булатова 1936 елның 18 мартында туган. Быел шагыйрәбезгә 80 яшь. Шул уңайдан китапханәбездә шигырь бәйрәме булып узды.
Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан китапханәбездә төрледән-төрле конкурслар булып тора. Балалар Тукайның әкиятләрен яратып укып кына калмыйлар,ә бәлки әкият геройларын сурәткә төшерергә дә яраталар.
Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты. Яз матур дибез. Бәлки яз хатын – кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Ә бәлки хатын – кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?
23нче февраль – берәүләргә фронт яшьлеген, икенчеләргә Әфганстан һәм Чечняны, яшь буынга Армия хезмәтен искә алу көне. Бу көнне без илебез иминлеге хакына үзләренең гомерләрен, көч һәм сәламәтлекләрен бирүчеләрне искә алабыз.
15 февраль көнне барлык мәктәп укучылары белән берлектә “Шушы яктан, шушы туфрактан ул...”- дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрдем. Кичәнең герое матур табигатьле Иске Ашыт авылында туып, шунда яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрә Гөлзада Вахитова булды.
13 санын яратмыйбыз, куркабыз һәм шикләнәбез. Бары тик 13 гыйнварга гына сөенәбез. Чөнки бу көнне генә янәдән бар халык Яңа елны каршылый! Ә безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә.
4 гыйнвар көнне Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, авыл халкы белән берлектә Иске Ашыт авылының Үзәк урамында “Яңа елда яңа шатлык, яңа җыр!” дип аталган урам елкасы үткәрдек. Елканы оештыручы Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи булды.
30 нчы декабрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Исәнме Яңа ел” дип исемләнгән балмаскарад кичәсе үткәрдек.
28 нче ноябрь көнне мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан “Кадерледер җирдә һәрбер йөрәк, Тик әнкәйләр барыбер кадерлерәк!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек.
4 ноябрь көнне кичке сәгать 7 дә Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабы буенча кино күрсәтелде.