Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Яңалык

"Гүзәл туган авылым"(Мәдәни көндәлек тапшыру)

16 нчы сентябрь көнне Иске Ашыт гомумбелем мәктәбендә мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнгән проект буенча басылып чыккан “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшырдык.

“Игътибарлы һәм уяу бул!”

Терроризм һәм экстремизм хәзерге заманда иң актуаль темаларның берсе булып тора. 9 cентябрьдә Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Экстремизмга — юк!” дигән исем астында үткәрелгән республика айлыгы уңаеннан “Игътибарлы һәм уяу бул!” исемле түгәрәк өстәл артында очрашу булды. Анда Иске Ашыт гомумбелем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашты.

"Террорчылык-кешелекнең һәлакате"

Әлеге чараның төп максаты – җәмгыятебездә милләтара татулыкны ныгыту, террорлык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау. Моның өчен үзара аңлашып яшәүне, бер-береңә карата түземле булуны, башка милләт һәм дин вәкилләренә, аларның традицияләренә хөрмәт белән карауны тормыш нормасы итү, яшьләрне дә шундый рухта тәрбияләү зарур. Террорчылыкның кайчан, кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калды. Шушы вакыйгал

"Җырлы Татарстаным"

Безнең республикабыз 1990 елның 30 августында үзен бәйсез, ирекле республика дип игълан итте. Менә шул көннән бирле без һәр елны 30 августта республикабызның туган көнен билгеләп үтәбез. Бу бик зур бәйрәм. Шул уңайдан 27 август көнне Иске Ашыт мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.

"Чишмәләрдән иңгән моңнар"

12 август көнне Иске Ашыт авылдында Татарстанда сулыкларны саклау елы уңаеннан “Чишмәләрдән иңгән моңнар” дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырылды. Бу чарада авыл халкы, балалар, авылыбызның үзешчән шагыйрәләре катнашты.

"Үзебезнең авыл чишмәсе"

2016 ел -"Татарстанда су саклау зоналары елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан, 5 август көнне без мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Галимулла чишмәсе” янында әдәби укулар үткәрдек. Бу шулай ук балалар өчен экскурсия дә булып торды. Чөнки чишмә авылдан ерак су буенда урнашкан.

“Булсаң зирәк, әйт тизрәк!”

Нәкъ менә хәзер табигатьнең иң гүзәл чагы. Шушы матурлыкны саклау һәркемнең изге бурычы. 14 июнь без балалар белән табигать кочагына чыктык. “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” исемле әдәби викторина үткәрдек.

"Балалар сабантуе"

12 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Иске Ашыт мәдәният йорты янында Балалар сабантуе оештырдык.

“Алиш әкиятләре”

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне . Ул 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәсендә 2 нче сыйныф укучылары белән “Алиш әкиятләре” дип исемләнгән балалар иртәсе булып үтте.

Алда юллар кайсын сайларга

Кеше гомеренең өчтән бер өлеше хезмәттә үтә. Димәк, башкара торган эш шәхес үсеше өчен нигез булып тора. Кешенең рухи байлыгы аның эшчәнлегенә бәйле, ә һөнәр – шул эшчәнлекнең төп өлеше.

Татарстанның истәлекле урыннары

28 нче апрель көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән “Татарстанның истәлекле урыннары” дип исемләнгән мәдәният дәресе үтте.

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”

16 нчы апрельдән алып 23 апрельгә ккадәр Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Бу атналыкта “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында бик күп изге эшләр башкарыла. Безнең китапханә дә бу акциядә актив катнашты.

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен

19 нчы апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында китапханәләр һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен” дип исемләнгән сәнгать фестивале үткәрелде.

Бар җиһанга күренерлек, кадерле Тукаебыз!.

Язгы ташулар вакытында дөньяга килгән, беренче тургайлар шаулатып сайраганда мәңгелеккә күчкән. Шулай булса да ул бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты һәм тормышы- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.