Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Яңалык

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"

15 апрельдән алып 25 апрельгә кадәр Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Бу атналык кысаларында бик күп изге эшләр башкарыла. Безнең китапханә дә бу акциядә актив катнашты.

"Сүнмәс Йолдыз"

10 апрель балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәповага 55 яшь.

"Иң якын сердәшем"

2 апрель - Балалар китабы көне. Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Әмма шулай булса да, матур, төсле китап күрсәтсәң, һәрбер сабыйның күзендә очкын кабына. Кыскасы, балалар китабына ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мөмкинлекләр дә хәзер башка. Нинди генә форматта һәм кыяфәттә, нинди генә материалдан басылмый алар.

"Кечкенә су тамчысы"

22 март – Бөтендөнья су көне. Су тереклек чыганагы. Кеше суны сакларга , чиста тотарга тиеш...

"Хәтер чылбыры"

15 март көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында “Хәтер чылбыры” исемле фестиваль булып үтте.

“Тормыш язы һәм чәчәге хатын-кыз”

Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер – берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә... 7 март көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “Тормыш язы һәм чәчәге хатын-кыз” исемле әдәби-музыкаль кичә булды.

"Ирләр - илнең терәге"

23 февраль тынычлык һәм иминлекне саклаучы көчле һәм батыр ир – егетләрне данлый торган көн.

" Мең рәхмәтле авылыма, ул мине татар иткән!"

21 февраль-Бөтендөнья тел көне. Бу дата 2000 елдан башлап Бөтендөнья күләмендә билгеләп үтелә. Без дә бу чарадан читтә калмыйбыз. 21 февраль көнне Иске Ашыт гомумбелем мәктәбендә “Мең рәхмәтле авылыма, ул мине татар иткән!” дигән кичә үткәрдек.

"Шушы яктан, шушы туфрактан ул..."

17 февраль көнне Иске Ашыт авылы мәдәният йортында “Шушы яктан, шушы туфрактан ул...”- дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Мондый кичәләр үткәрү бездә һәр елны традициягә әйләнеп бара.

"Җырым белән җиңдем дошманны"

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Иске Ашыт авыл китапханәсендә "Җырым белән җиңдем дошманны" исемле китап күргәзмәсе төзелде.

"Язмышларга буйсынмас җан"

“...суга салып эретелгән шикәр тәмен суны эчеп карамыйча белеп булмаган кебек, Фәнис Яруллин иҗатын да кат-кат укый-укый, уйлана-уйлана гына төшенәсең”. 9 гыйнвар Ф. Яруллинның туган көне, шул уңайдан, Иске Ашыт авыл китапханәсендә язучы Ф. Яруллин иҗаты буенча әдәби кичә үткәрелде.