Яңалык

Безнең киләчәк – безнең кулларда.

21 май көнне уздырылган китапханә дәресендә үсеп килүче яшь буында патриотизм рухын тәрбияләп ,алда торган сайлаулар белән таныштырып үтелде.

"Әдәбият һәм кино"

22 нче апрель төнендә илебездә чираттагы “Библиотөн” акциясе узды. Без бу көнне китап укучыларыбыз белән “Әдәбият һәм кино” дигән темага Х. Ибраһимның “Ялгыз тәкәрлек” әсәре буенча эшләнгән фильм буенча түгәрәк өстәл уздырдык.

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - мәрхәмәтле Татарстан эстафетасы"

16 нчы апрельдән алып 23 апрельгә кадәр Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Бу атналыкта “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында бик күп изге эшләр башкарыла. Безнең китапханә дә бу акциядә актив катнашты.

"Мин Тукайга киләм"

14 апрель көнне без, китапханәчеләр, “Мин Тукайга киләм” девизы астында шигъри - марафон уздырдык. Максаты: халкыбызны бөек шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән киңрәк таныштыру; якынлашып килүче зур юбилейны халык арасында киң яктырту; яшьләр арасында сәнгатькә, иҗатка кызыксыну уяту.

“Халкым исән чакта яшәр Тукай, Һәр татарның йөрәк түрендә”

7 апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында Т. Миңнуллин исемендәге авыл китапханәсе тарафыннан “Халкым исән чакта яшәр Тукай, Һәр татарның йөрәк түрендә” бөек татар шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Кичә шагыйрьне искә алу, аның исемен олылау һәм иҗатын өйрәнү максатыннан оештырылды.

Кино китаптан башлана

Россия призеденты В.В. Путин тарафыннан 2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде. Кинофильмнар, сериаллар кешелек тарафыннан иң яратып кабул ителгән ял итү чараларының берседер мөгаен. Бу төрдәге сәнгать кече яшьтәге сабыйдан алып олы кешеләргә кадәр бик яхшы таныш. Өйдә телевизор артында карыйсыңмы әллә кино – театрларга барып карыйсыңмы без бер генә мизгел гә дә кинодан аерылып тормыйбыз. Һәм безнең яшәешебезне аннан башка күз алдына китерүе дә кыен.

Иҗат уты яна йөрәктә. (Язучы Ф. Садриевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат портреты)

Гаҗәеп нечкә күңелле һәм чын мәгънәсендә Мөслимнең патриот улы Фоат Садриевка быел 75 яшь тулды. Ул безнең китапханә укучыларына “Бәхетсезләр бәхете” роман – трилогиясе, “Таң җиле” романы һәм бик күп хикәяләре аша таныш. 10 март көнне китапханәдә югары сыйныф укучылары белән иҗат портреты уздырдык. Максаты: укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштыру; татар әдәбиятында авыл тормышының урынын билгеләү; китапханәгә укучылар тарту.

20 нче гасырның төп юнәлеше сәламәт буын тәрбиләү. (1 март - наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан түгәрәк өстәл)

2 март көнне без урта мәктәптә наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “20 нче гасырның төп юнәлеше сәламәт буын тәрбиләү” дигән исемдә яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдык. Очрашуыбызның максаты: яшьләрнең начар гадәтләр белән дуслашмавы; алар арасында тәртип бозуларны кисәтү; фикер алышу.

"Туган телем - очар кошым"

21 нче февраль көнне илебездә туган тел көнен билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 22 нче февраль көнне без дә үзебезнең китапханәдә “Туган телем – очар кошым” дигән исемдә тематик кичә уздырдык.

Нинди бәхет сөя белү

12 нче февраль көнне без китапханәчеләр урта мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре белән гашыйклар көне уңаеннан “Нинди бәхет сөя белү” дигән исемдә әдәби – шоу уздырдык.