Яңалык

"Террорга каршы бергәләп көрәшик"

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара. Бу көннәрдә мәктәпләрдә, китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелеп бу афәтнең ни дәрәҗәдә кешелеккә куркыныч икәнен тагын бер кабат исбатлыйлар.

"Янгын сүндерүче - кыюлар һөнәре"

Кем ул янгын сүндерүче, ул һөнәрнең тарихы нидән гыйбәрәт. Бу турыда без 14 сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән специалист көнендә сөйләштек.

"Әдәби җәй - 2017"

18 нче август көнне уздырылган “Әдәби җәй – 2017” дип исемләнгән шигърият сәгате, авылыбыз кунаклары, “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” ял итүчеләр өчен менә дигән ял сәгатенә әверелде.

"Гореф гадәтләрне яшәтик"

Безнең Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсендә оешкан “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы уңышлы гына эшли. Татар халкының онытылып барган йолаларын, гореф гадәтләрен яңадан торгызу максатыннан авылда бик күп төрле чаралар уздыра бу оешма.

“Хәтер атлый гүя ил буйлап....”

Җирдә иге – чиге булмаган хәтер бар. Бу көн сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшерә.

"Ямь һәм тәм, яки яшелчә бакчасы"

Язучы, икътисад фәннәре докторы Фасель Зиатдиновның “Ямь һәм тәм, яшелчә бакчасы” дип аталган китабында яшелчәләрне, төрле тәмләткечләрне, сирәк очрый торган һәм еш кулланыла торган кайбер дару үләннәрен һәм ябык грунтта үстерүгә төп урын бирелгән. Китаптагы файдалы киңәшләр һәр бакчачыга үз эшен дөрес оештырырга, яшелчә үстерү үзенчәлекләренә тагын да тирәнрәк төшенеп, мул һәм яхшы сыйфатлы уңыш алырга ярдәм итә.

Татар халык ашлары: бик тәмле һәм файдалы.

Татар халкы бик борынгыдан ук аш – су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар кешесе элек – электән иген иккән, шуңа күрә күбрәк оннан, ярмадан ашлар әзерләгән. Һәр милләтнең һәм халыкның үзенә генә хас, үзе яратып әзерли торган ашлары була. Татар пешекчеләре, төрле вакыйгалар уңае белән табынга куяр өчен, әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар.

“Гаилә хакын зурлый белгән парлар, Үрнәк булып торсын яшьләргә”

Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урын. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.

"Октябрь - өлкәннәр айлыгы"

Октябрь ае Республикабызда өлкәннәр айлыгы буларак билгеләп үтелә. Безнең Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе дә бу айлыкта актив эш башкаралар.

"Экстремизму - Нет!"

Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Шуның иң куркынычы һәм иң фаҗигалесе Беслан шәһәрендәгеседер мөгаен. 2004 елның 1 сентябре бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен кайгы көне булып тарихка кереп калды. Бу көнне 1100 кеше террористлар тарафыннан җәбер алдылар.

"Картаямыни соң йөрәк..."

Соңгы елларда илебездә октябрь аеның беренче ункөнлеген өлкән буын кешеләргә багышлыйлар. Бу ункөнлектә без авылыбызда яшәгән өлкәннәрнең хәлләрен белешәбез, аларга көчебездән килгәнчә ярдәм һәм хөрмәт күрсәтәбез. Быел да без бу традицияне дәвам иттек. 1 октябрь көнне мәдәният йортында уздырылган “Картаямыни соң йөрәк...” дип аталган әдәби – музыкаль кичә өлкәннәргә багышланган иде. Бу көнне без, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучы авылдашларыбыз ярдәме белән авылыбыз

“Якын дустым “Мәйдан”, дуслар булып калыйк гел шулай”.

1990-еллардагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. Айдар Хәлиммөхәррирлегендә чыккан «Аргамак» журналы ябылгач, Чаллы Язучылар ешмасы Чаллыда татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә.

"Йөрәгемдә яши туган җирем"

Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, нинди генә дәрәҗәле урыннар биләмәсен, аның табып – үстергән газиз әнкәсе һәм туып – үскән туган җире була. Адәм баласы аларны беркайчан да хәтереннән чыгармаска тиеш. Безнең газиз туган җиребез Яңа Кенәр авылы. Безнең авыл районда иң зур авылларның берсе. Бүгенге көндә авылыбызда 900 гә якын хуҗалык бар һәм 2000 нән артык кеше яши. Яңа урамнар калкып, тулылана бара.