Яңалык

“Яшүсмер һәм хокук”

2018 елның 10 августында Яңа Кенәр китапханәсендә “Яшүсмер һәм хокук” дип аталган күргәзмә – фикерләү булып үтте.

"Шигъриятнең олуг ханы"

6 нчы август көнне язучы Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан китапханәдә “Шигъриятнең олуг бер ханы” дип исемләнгән шигъри композиция булып үтте.

“Канат кагып баллы җилендә, Кошлар сайрый туган илемдә”

28 июль көнне Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсенең “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы бүлекчәсенең әгъзалары борынгы уеннарыбызның берсен “Кичке уен”ны халыкка кайтардылар.

"Чиста яр"

Яңа Кенәр авыл китапханәчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре “Чиста яр” дип исемләнгән экологик акциядә катнаштылар.

"Дөнья буйлап иңли Сабантуйлар"

17 июнь көне үзенең матур, җылы кояшы белән халыкны бер сөендерсә, милли бәйрәмебез Сабантуе икенче сөендергәндер мөгаен.

"Наркотикларсыз тормыш"

1 июньнән Республикада “Наркотикларсыз тормыш” девизы астында наркоманиягә каршы көрәш айлыгы старт алды. Шул уңайдан китапханәдә “Новое поколение выбирает Здоровье” дигән темага күргәзмә – кисәтү ясап, укучыларга тәкъдим ителде.

"Сугыш уты белән өтелгән балачак"

Сугыш бик күп балаларны ятим калдырды. “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән бу буын хәзер үзләре әби – бабайлар. Май аенда алар безнең “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” үзләренең сәламәтлеген ныгытырга килделәр. Шул уңайдан без алар белән очрашу оештырдык.

"Хатын - кыз гаилә учагын саклаучы"

“Хатын-кызның көче – аның нәфислегендә”, – дигән бөек инглиз язучысы Вильям Шекспир. Әхлак кануннары какшаган, гаилә кыйммәтләре югала барган, кешелекнең киләчәге шик астында калган шушы заманда җәмгыять гүзәл затларыбыз күзенә карый. Нәкъ менә аларның дөньяга булган хәстәрлекле, якты карашы, нәфис куллары, мәхәббәттә тугрылыгы, чыдам калебе Җир шарына янаган коточкыч афәтләрдән йолып алыр кебек.

"Шушы яктан, шушы туфрактан без"

13 апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны авылдашыбыз Халитов Рәгыйб Усман улы исемендәге “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән исемдә II районара VI мәктәпара фәнни – гамәли конференция узды.