Яр Чаллы шәһәрендә бушлай китап ярминкәсе

«Китаплар кешеләрне берләштерә» – шундый девиз астында «Бумажный слон» әдәби клубы беренче бушлай китап ярминкәсе оештыра. Бу чара бик әһәмиятле датага – Халыкара китап көненә багышланган. 25 нче апрельдә Яр Чаллы шәһәренең барлык китап сөючеләре үзләренең китапханәләрен яңа  китаплар белән тулыландыра алалар.

Әдәби клуб әгъзалары мондый акцияләрнең китапка һәм китап укуга булган кызыксынуны арттыруына ышаналар. Оештыручылар ярминкәдә төрле жанрдагы  ̶  фантастикадан алып уку-укыту әдәбиятына кадәр булган өч йөздән артык китап тәкъдим ителәчәгенә ышандыралар. Теләгән барлык кеше дә әлеге чарада катнаша ала. Китаплар бушлай бирелә: түләргә яки алмашка китап алып килергә кирәкми. Әгәр дә сезнең кирәкмәгән китапларыгыз булса, аңа яңа укучы табарга булышачаклар.

Бушлай китап ярминкәсе Яр Чаллы шәһәрендә 2015 нче елның 25 нче апрелендә "Time-сквер 1/14а" Антикафесенда уза. Адресы: Вахитов пр. 1/14а, 2 нче кат. Башлана: 14.00 сәгатьтә.

 

Акцияне оештыручы «Бумажный слон» әдәби клубы турында кыскача:

«Бумажный слон» әдәби клубы яшь язучылар һәм шагыйрьләргә ярдәм итү һәм аларның иҗади күнекмәләрен үстерү белән шөгыльләнә: башлап язучы авторларга онлайн-тренинглар һәм текстларны видео-тикшерү, әдәби дуэльләр, җиңүчегә махсус бүләкләр тапшырып төрле темаларга мавыктыргыч викториналар уздыра. 2014 нче елның апреленнән «Бумажный слон», «Поэтический слон» исемле чәчмә һәм шигъри әсәрләр бәйгеләре уза. Клуб әдәбиятка һәм китап укуга битараф булмаган Татарстан шәһәрләренең иҗади яшьләрен берләштерә, аларны даими камилләшүгә һәм үз теләкләренең тормышка ашыруның яңа мөмкинлекләрен эзләүгә этәрә.