IV Халыкара библиографик конгресста катнашырга чакырабыз
2024 елның 19-24 маенда Казанда узган Бөтенроссия китапханә конгрессында 2025 елның сентябрендә Якутскида Саха Республикасы (Якутия) Милли китапханәсе базасында IV Халыкара библиографик конгресс үткәрү турында игълан ителде.
Конгрессның темасы: «Дөнья халыкларының мәдәни мирасын һәм тел күптөрлелеген саклауда библиография».
Түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла:
- Цифрлы икътисад контекстында библиографияне үстерүнең стратегик мәсьәләләре;
- Цифрлы мохиттә библиография. Цифрлаштыруның заманча тенденцияләренә ярашлы рәвештә библиографик эшчәнлек принципларын камилләштерү;
- Библиографиядә Smart-технологияләр һәм ясалма интеллект;
- Халыкара библиографик хезмәттәшлек;
- Библиография илләрнең һәм халыкларның мәдәни мирасын саклау чарасы. Милли библиография;
- Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның төп халыкларының документаль мирасы: саклау, тикшеренү, библиография;
- Төбәкнең мәдәни үзенчәлеген саклауда библиографиянең мөмкинлекләре. Туган якны өйрәнү библиографиясе. Тарих, хәзерге хәл, үсеш тенденцияләре. Туган якны өйрәнүгә караган электрон ресурслар һәм продуктлар;
- Китап һәйкәлләре: документаль мәдәни мирасның библиографиясен төзү;
- Мәдәният учреждениеләренең библиографик эшчәнлегенең инновацион практикалары;
- Китапханәләрнең библиографик эшчәнлеге. Төрле төр һәм типтагы китапханәләрнең библиографик эшчәнлеге үзенчәлекләре;
- Библиографик ресурслар: төрләр, жанрлар, темасы, үсеш юнәлешләре;
- Документларны библиографик тасвирлау нормаларын эшләү һәм кертү;
- Библиографик мәгълүматларны тәкъдим итү форматлары һәм аларны чагылдыруны контрольдә тоту;
- Китапханә каталоглары: каталоглаштыруның мәгълүмати-технологик парадигмасы;
- Цифрлы трансформацияләр чорында библиографик хезмәт күрсәтүнең үзенчәлеге. Виртуаль белешмә-библиографик хезмәт: төрлечә якын килү;
- Фәнне, техниканы, мәгарифне һәм мәдәниятне библиографик тәэмин итү;
- Китапны һәм укуны алга этәрүдә библиографиянең роле;
- Балалар һәм яшьләр өчен библиография;
- Библиографларның һөнәри белеме: тенденцияләр һәм алымнар;
- Шәхеснең мәгълүмат культурасы. Интеллектуаль эшчәнлекнең нигезе буларак библиографик культура;
- Библиография фәненең хәзерге хәле. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә библиография тематикасы. Библиографоведениедәге фәнни мәктәпләр;
- Бөтендөнья ватан һәм мәдәни мирас контекстында тарихи-библиографик тикшеренүләр. Тарихи-библиографик тикшеренүләрдә биографика;
- Заманча фәнни-метрик системалар. Фәнни-метрик һәм библиометрик тикшеренүләр.
Халыкара библиографик конгресска дөньяның барлык илләреннән библиографлар чакырыла (теркәү взносы каралмаган).
Конгресс темалары, сораулары һәм проблемалары буенча барлык теләкләрне Оештыру комитетына түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: congress@nlrs.ru.
Мәгълүмати хат һәм Конгресска теркәлү өчен форма Россия китапханә ассоциациясе, РДК, РМК, РФА СБ ДҖФТК һәм Саха Республикасы (Якутия) Милли китапханәсе сайтларында урнаштырылачак.
Контактлар: e-mail: congress@nlr.ru