Казанда РКА Бөтенроссия китапханәләр конгрессы узды

2024 елның 19-24 май көннәрендә Казанда Россия китапханәләр ассоциациясенең Бөтенроссия китапханә конгрессы узды. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән,  «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында «Россия мәдәният фонды» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы тарафыннан бирелгән гранттан файдаланып үткәрелде.

Конгресс  «Күп поляр дөньяда китапханә» темасы астында узды, тантаналы ачылыш «Корстон»  кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында булды (кара: https://www.rba.ru/news/news_6875.html).

Әлеге киң колачлы чара Россия һәм 11 чит илдән килгән 1550дән артык китапханә белгечләрен берләштерде.

Бөтенроссия китапханә конгрессы эше традицион рәвештә нәшрият продукциясе, яңа мәгълүмати технологияләр, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр Күргәзмәсеннән башланды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узган күргәзмәне 11,1 меңнән артык кеше карады.

Киң һөнәри программага пленар һәм тематик утырышлар, «Комплектатор мәктәбе», «Каталогизатор мәктәбе», «Реставратор мәктәбе», «Китапханә блогеры мәктәбе» уку-укыту семинарлары, күчмә лаборатория һәм башка чаралар кертелде.

Барлык Секцияләрнең төп эш нәтиҗәләреннән:

  • «Вместе сильнее» Бөтенроссия Китапханә хәрәкәте турында Нигезләмәне раслау турында тәкъдим. Ул махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә, Россия китапханәләренең эшчәнлегенә ярдәм итүгә һәм берләштерүгә юнәлдерелгән. Хәрәкәт кысаларында эшләү заманча китапханәгә үзен катлаулы тарихи чорда алыштыргысыз социаль институт буларак күрсәтергә, гомумән, иҗтимагый тормышның тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
  • РКА каршында илнең яңа субъектларында китапханә белеме буенча Фәнни-методик совет һәм «Китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге буенча белгеч» һөнәри стандартын кертүне мониторинглау буенча эшче төркем эшли башлый.
  • «Мәдәният» милли проектын 2030 елга кадәр озайту турында РФ Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итү турында тәкъдим; 2025 елдан 2030 елга кадәр үзәк төбәк һәм муниципаль китапханәләрне комплекслы модернизацияләү Стратегиясе турында фикер алышу; балалар, яшүсмерләр һәм гаилә укуларына ярдәм итү программасы Концепциясенең яңа редакциясен эшләү һ.б.

23 майда, РКА ябылу тантанасында, РКА Яшьләр секциясе рәисе традиция буенча, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль китапханәләренең 18 яшь белгече өчен «Һөнәргә багышлау» тантанасын үткәрде.

Ябылу тантанасында традицион рәвештә «Китапханәләрне үстерүгә керткән өлеше өчен» РКА медале һәм «РКАның мактаулы әгъзасы» билгесе белән бүләкләү, дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

Бөтенроссия Китапханә конгрессының пленар утырышында: РКАның XXVIII Еллык конференциясендә 2024-2027 елларга РКА идарәсенә сайлау нәтиҗәләре игълан ителде һәм расланды. РКА президенты итеп Россия Дәүләт китапханәсенең генераль директоры Вадим Валерьевич Дуда сайланды. РКА Идарәсе әгъзалары итеп Валентина Владимировна Брежнева, Светлана Анатольевна Горохова, Мигель Хайрович Паласио, Ирина Александровна Трушина сайланды.

Конференциянең соңгы вакыйгасы - 2025 елда Россиянең китапханә башкаласын игълан итү: киләсе елда РКА Конгрессы Ижевск шәһәрендә узачак. «Россиянең китапханә башкаласы»ның шәрәфле символы Удмурт Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасарына тапшырылды.

РКА Конгрессын ябу - https://vk.com/video-90774022_456239653