Бөтенроссия китапханә конгрессы: Россия китапханәләр ассоциациясенең XXVIII Конференциясе
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне Бөтенроссия китапханә конгрессы ачылышының онлайн-трансляциясен карарга чакырабыз. «Күпполяр дөньяда китапханә» Бөтенроссия китапханә конгрессының ачылышы 20 майда, «Россиянең 2024 елгы китапханә башкаласы»ның - Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.
Бөтенроссия китапханә конгрессы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Проект «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында «Россия Мәдәният Фонды» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы тарафыннан бирелгән грантны кулланып гамәлгә ашырыла.
Ачылу тантанасы һәм пленар утырышның Онлайн-трансляциясе 20 майда Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә РБА сайтында башлана: https://www.rba.ru/news/news_6875.html