«Татлыдыр ла әнкәм теле”
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ни өчен соң 21 февраль көнне без туган тел көне дип билгеләп үтәбез? Бу вакыйга Пакистанда 1952 елның 21 февралендә була. Бангладеш теленә дәүләт теле статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент утерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, 1999 нчы елның 21 февралендә Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.