23 август 2016
1944 елның 25 августында 11 татар улының – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Батталов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохаровларның – фашистлар суды карары белән гомерләре өзелде.Бу каһарманнарның исемнәре һәм тормыш юллары бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен гаделлек үрнәге, ихтыяри көч символы булып тора. Еллар үткән саен җәлилчеләрнең батырлыгы турында яңадан-яңа мәгълүматлар ачыла тора.
15 август 2016
Татар халкында нәсел агачын төзү борынгыдан ук килгән. Ул вакытта шәҗәрәләрне зур һәм мәгълүматлы итеп эшләгәннәр. Анда нәсел буынының һәр тармагы (исемнәре, туган еллары) гына түгел, һөнәре, җир биләмәләре турында да язылган булган.
31 май 2016
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге сезне татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйга багышланган “Татар Сабантуйлы халык” дип аталган китап күргәзмәсе белән танышырга чакыра
13 май 2016
12 май көнне Үзәк китапханәнең уку залы студетлар, укучылар, мөгаллимнәр, килгән кунаклар белән тулы иде.Китапханәдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллимәсе, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмә җитәкчесе Фәридә Нургали кызы Хәбибрахманованың юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды
28 апрель 2016
26 апрель көнне бөтен дөнья татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу көнен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы халкы Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры каршына җыелды. Монда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы узды.
25 апрель 2016
22 апрель “Китапханәләр төне” кысаларында Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Тукай дөнья буйлап атлый” дип аталган кичә узды
22 апрель 2016
20 апрель көнне Шәһәр мәдәният сараенда, Алабугада татар театры оештырылуга 90 ел уңаеннан, театр кичәсе узды
22 апрель 2016
Эльвина Яхина белән очрашу кичәсе һәм аның «Кыш чәчәге” китабына презентация
28 март 2016
28 март көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә, Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
18 март 2016
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язның иң гүзәл – Нәүрүз бәйрәмен уздырды
17 март 2016
17 март көнне Алабуга шәһәренең “1 нче гимназия” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә Фазыл Шәехка багышланган “Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи-мәдәни мирасын куллану” дип исемләнгән регион фәнни-гамәли конференция булып узды
11 март 2016
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә язучылар һәм аларның әсәрләре белән таныша аласыз. Рәхим итегез!
25 февраль 2016
25 февраль көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Шигърияттә күпме илаһият –шагыйрь дусты булса шагыйрә” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.
18 февраль 2016
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Ни өчен соң 21 февраль көнне без туган тел көне дип билгеләп үтәбез? Бу вакыйга Пакистанда 1952 елның 21 февралендә була. Бангладеш теленә дәүләт теле статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент утерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, 1999 нчы елның 21 февралендә Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.
30 сентябрь 2015
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 елга багышлап “Таҗи Гыйззәт – Алабуга театрына нигез салучы” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.
23 июль 2015
Алабуга шәһәр үзәк китапханәсе чәршәмбе көнне әдәбият сөючеләрне чираттагы очрашуга җыйды. Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Нурия Закирова бирегә кунакка килгән Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары белән таныштырды. Һәрберсенең үз иҗади “күчтәнәче” бар иде.