ӘДӘБИ ОЧРАШУ. Бердәмлегебез югалмасын
Алабуга шәһәр үзәк китапханәсе чәршәмбе көнне әдәбият сөючеләрне чираттагы очрашуга җыйды. Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Нурия Закирова бирегә кунакка килгән Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары белән таныштырды. Һәрберсенең үз иҗади “күчтәнәче” бар иде.