Сәнгать мәдәниятнең зур өлешен тәшкил итә..Шул максаттан без укучылар белән сәнгать иленә сәяхәт итеп белешмә сәгате уздырдык. Кино, архитектура, музей, музыка, теарт сәнгате буенча әңгәмә оештырып, кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек. Соңыннан укучылар “Мәдәни марафон”да катнашып онлайн тест үттеләр.
Шекә башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы, Зилә Локманова «Яраткан китабымның авторына хат” Республикакүләм эпистоляр жанрда хат язу бәйгесенең район этабында катнашкан өчен бүләкләнде.
1989 елның 20 нояберендә Бала хокуклары турында конвенция кабул ителгән көн. Шул конвенция белән таныштыру максатыннан без уен формасында “Бала, үз хокукларыңны бел!” дигән девиз белән чара уздырдык.
9 нчы тапкыр Дөньякүләм "Әдәби марафон" проекты үткәрелде. Әлеге проектта китапханәче Локманова Г.Х. да катнашты. Ул 21 көн буе татар язучыларының әсәрләрен укыды, алардан өзекләрне социаль челтәрләргә (Инстаграм, ВКонтакте) урнаштырып барды һәм финалга чыкты.
Шекә авылы клубында Шекә авылында яшәүче гражданнар җыелышы узды. Җыелышта авыл советы рәисе Вәзир Сәгыйтов 2018-2019 елларда эшләгән эшләргә отчет ясады.
Без 1 сыйныф укучылары белән мәдәни көндәлек битләренә сәяхәт оештырдык. Театраль Татарстан бүлеге буенча белемнәрне ныгытып биремнәрен эшләдек, кроссвордны чиштек.
Киң катлам китап укучылар өчен "Хатын-кыз матурлыгы серләре" темасына мастер класс узды.
Бу кичне “Ак калфак” оешмасы членнары белән бердәмлектә чын сәнгать дөньясында булдык
Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Яшелчәләр – витаминнар хәзинәсе" дип исемләнгән көзге бал. узды.
Кече яшьтәге китап укучылар өчен көзге табигатькә чыгып ял оештырдык..
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, хезмәт төбе – хөрмәт икәнлеген , кеше тормышында хезмәтнең мөхимлеген аңлату максатыннан әдәби-музыкаль кичә уздырдык.
Халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру эшен дәвам итеп китапханәбездә 1-4 сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе узды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны “Салават күпере” журналлары белән таныштырдык.
<алаларның яраткан язучысы Рәшит ага Бәшәргә 70 яшь тулды. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән әдәби виктрина уздырдык
Шекә авылында өлкәннәр көне узды.
5-8 сыйныф укучылары өчен Татарстан, туган төбәк , аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү, районыбыз турында яңа мәгълүматлар җиткерү максатыннан мәдәният дәресе викторина узды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Икмәк яшәү чыганагы" белешмә сәгате узды.
Шекә башлангыч белем бирү мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Сәләмәтлек иленә сәяхәт" уен кичә оештырдык.
1-4 сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе узды.