Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңалык

Туган як җилкетә күңелне

2015 ел Россиядә Әдәбият елы кысаларында, безнең китапханәдә туган якның сәләтле кешеләрен барлау, иҗат итү теләге булдыру, иҗади сәләтне үстерү, иҗатларын авылдашларына тәкъдим итү максаты белән “Әдәби туган як” түгәрәге оештырылды. Аларның иҗатлары “Туган як җилкетә күңелне” исемле күргәзмәбездә урын алды. Бүген аларның кайберләре белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.

Күңелемдә шигъри наз әле...

11 октябрь көнне Хәсәншәех Мәдәният йортында авылыбызның үзешчән шагыйре Тәбрис Фәхретдиновның иҗат кичәсе үтте.